Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трампны Time журналы 2016ның "ел кешесе" дип атады


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШның Time журналы Дональд Трампны "ел кешесе" дип атавын аның көтмәгәндә АКШ президент сайлавында җиңеп чыгуы белән аңлата.

АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трампны Time журналы 2016ның ел кешесе дип атаган.

Кыйммәтле күчемсез милекләр иясе, эшмәкәр Дональд Трамп көтмәгәндә Демократик фирка намзәте Һиллари Клинтонны җиңеп АКШ президенты итеп сайланган өчен әлеге исемгә лаек булган диелә.

Трамп Time басмасының "ел кешесе" исеменә лаек булуын "зур дәрәҗә" дип кабул итүен һәм аның "зур мәгънәгә ия" икәнлеген белдерә.

Трамптан тыш, "ел кешесе"нә намзәтләр арасында Һиллари Клинтон һәм Русия президенты Владимир Путин да булган.

Ноябрьдә узган АКШ президенты сайлавында Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп җиңеп чыкты. Ул Американың 45нче президенты булачак.

70 яшьлек Трамп Trump Organization исемле зур төзелеш конгломераты президенты (2017 елның гыйнварына кадәр), уен һәм кунакханәләр кәсебе белән шөгыльләнүче Trump Entertainment Resorts ширкәтенә нигез салучы.

XS
SM
MD
LG