Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры Йылдырымның Казан сәфәре

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Русиягә рәсми сәфәре кысаларында чәршәмбе Казанга килде. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач каршылады. Йылдырым Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ачуда катнашты, Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG