Чарага Татарстанның төрле районнарыннан Коръән укучылар җыелды. Татарстанның Диния нәзарәте матбугат хезмәте белдерүенчә, алар Коръәнне яттан сөйләү ("хифз") һәм матур итеп укуда көч сынашты. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, "Элеккеге галимнәребез коръәнхафиз булгач кына хәдис, фикъһ фәннәрен үзләштергәннәр. Коръән ул нигез булган, элек-электән һәм бөтен китапларыбыз әлеге Изге Аллаһ китабын аңлау өчен укыла," диде.
Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръәнхафиз Хәсән Хәдия (Мисыр) һәм Күвәйт мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Габделҗәлил Касыйм бәяләде.
"Коръәнне матур итеп уку" номинациясендә хатын-кызлар арасында беренче урынны Казаннан Зәйнәп Яруллина, ирләрдән Татарстанның Көнчыгыш төбәгеннән Альберт Сәхәбетдинов алды.
"Хифз" номинациясендә Әлмәттән Али Яушев җиңде. Хатын-кызлар арасында бу бәйгедә катнашучы булмады.
Оештыручылар белдерүенчә, ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга Хаҗга, икенче урыннарга Гомрә хаҗына юллама бирү каралган. Өченче урыннарга чыгучыларга ноутбуклар бүләк ителде.
Октябрь ае дәвамында бәйгенең беренче өлеше мөхтәсибәтләрдә, ягъни район күләмендә барды. Аннары ноябрь дәвамында төбәк өлеше казыятларда узды. Районнарда җиңүчеләр төбәк турында ярышты. Төбәкләрдә беренче урыннарны алучылар республика турына үтте.