Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирә үзәгендәге чиркәүдә шартлауда кимендә 25 кеше һәлак булган


Каһирә үзәгендәге Изге Марк чиркәве
Каһирә үзәгендәге Изге Марк чиркәве

Якшәмбе билгесез берәү копт-христианнар чиркәвендә гыйбадәт барганда шартлаткыч ташлаган.

Мисыр башкаласы Каһирә үзәгендәге Изге Марк чиркәвендә шартлауда 25 кеше һәлак булган, 30 дан артык кеше яраланган. Бу хакта SkyNewsArabia хәбәр итә. Якшәмбедән башлап Мисырда өч көнлек матәм игълан ителде.

Бу хәлне бер экстремист оешма да әлегә үз өстенә алмаган дип белдерә Reuters.

Якшәмбе билгесез берәү әлеге коптлар чиркәвендә гыйбадәт барганда шартлаткыч ташлый. Коптлар – Мисырның христиан динендәге азчылыгы. 6 миллион копт-христиан ил халкының якынча 9 процентын тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG