Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 14:39

"Тапшырылмаган хатлар" продюсеры: "Татарда фильм сценарие язу эше аксый"


ТНВ каналында күрсәтелә башлаган "Тапшырылмаган хатлар" сериалы продюсеры, кинооператор Фәрит Галиев, яхшы сценарий язылса, беренче татар казыясы Мөхлисә Бубуыйга багышланган фильм төшерү мөмкинлеген дә кире какмый.

Фәрит Галиев – Русия дәүләт кинематография институтын (ВГИК) тәмамлаган профессиональ кинооператор. Аның сүзләренчә, татарда фильмга сценарий язу эше аксый. Фәрит әфәнде "Ак чәчәкләр"нең дә үзе эшләгәнгә кадәр өлешенең бик буталчык төшерелүен, сериалны авырлык белән генә җыюларын әйтә. Ул "Тапшырылмаган хатлар" фильмын төшерүдә беренче тапкыр продюсер буларак катнашкан. Бу фильмның бюджеты 3 млн 100 мең сумга төшкән. Галиев сүзләренчә, мәдәният министрлыгы кино төшерү өчен аз акча бүлә.

Азатлык Фәрит әфәнде белән соңгы арада төшерелгән фильмнар турында сөйләште.

­­– Беренче татар казыясы, мәдрәсә ачып, татар егетләрен һәм кызларын тәрбияләгән Мөхлисә Бубыйга багышланган фильм төшерү кирәк дип исәпләмисезме? Бу әсәр Камал театрында бара иде, яңа сезоннан уйналмый. "Үлеп яратты" татар тарихын, әхлак проблемнары, хатын-кызның татар тормышындагы роле зур булуны да күтәрә.

– Татарстанда кемнәр генә яшәми. Мондагы халыклар ничек күп булса, темалар да шуның кадәр: заманчалар да, тарихилар да. "Юк" дип беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма бездә сценарий язу эше аксый. Продюсер өчен бу бик мөһим, чөнки сценарий булса гына, нидер дауларга мөмкин. Әгәр ул көн кадагындагы тема да булса, проектны, һичшиксез, күтәреп алачаклар.

"Ак чәчәкләр" фильмы турында фикерегезне дә әйтсәгез иде, чөнки ул әсәр Казан кинотеатрларында күрсәтелмәде диярлек.

– Мин үзем ул фильмны куючы оператор буларак 10 процентын төшереп бетердем. Без аны режиссер Алмаз Әкбәров белән эшләдек һәм әйтергә кирәк, безгә кадәр эшләнгән материал шулкадәр күп һәм буталчык иде. 20 терабайттан артык материал килеп чыкты, шулар берәмтекләп җыелды. Эшләүче команда ул эштән шашар дәрәҗәгә җитте.

– Президент: "Булды, җитте! Саф татарча кино төшерәсез, әдәби әсәрләр язасыз, спектакльләр куясыз!” дисә, сез һәм башкалар моны үтәрме?

– Үтәячәк дип уйлыйм. Әмма, нигә президент алай дияргә тиеш әле? Ул реаль тормышны белә бит.

– Тел югала... Түрәләр татарча аз сөйләшә. Белми дә диярлек. Кино сәнгате аларга үрнәк күрсәтергә тиештер бит? Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлары" фильмында да урыс сүзләре бар.

– Ә безнең татарча сөйләшә белмәгән татарлар азмы әллә? Татарча сөйләшеп, алар аңламаган сүзләрне әйтеп кешеләр телне өйрәнмәячәк, өстән кушып кына беркем дә саф татарча сөйләшә башламаячак.

Гадел Кутуй урыслар арасында торган һәм бу аның әсәрендә дә чагылыш таба, ул рус сүзләрен кулланмыйча кала алмаган. Бу язучы вакытында да булган, хәзер дә дәвам итә. Спектакльдәге кебек драматург теле белән сөйләшсәк, безгә шундук телеспекталь төшергәнсез, диячәкләр.

– Ни өчен татар киносы киң прокатта юк?

– Документаль кинолар төшерелде, әмма нәфис фильмнар һаман да күләгәдә кала. Мәдәният министрлыгы бюджет бүлеп бирә, әмма бу аз. Әле ярый сәнгать институтында кинематография факультеты бар. Анда укучы яшьләрдә ниһаять үсеш күренә башлады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG