Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Изге бакча" тамашасын Болгарда кую актуаль булачак"


Җыр һәм бию ансамбле "Изге бакча" премьерасын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Җыр һәм бию ансамбле "Изге бакча" премьерасын тәкъдим итте

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең "Изге бакча" тамашасын Болгарның үзендә кую бигрәк тә актуаль булачак ди Айрат Хәмитов. Ансамбль "Изге бакча" премьерасын күрсәтте.

12 декабрь Казанның Җәлил театрында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Изге бакча" премьерасын тәкъдим итте. Болгар илен әйләндереп алган алма бакчалары турында риваять сюжет нигезенә алынган. Шәһәр белән бергә бакчалар юк ителгәч, зирәк хан аларны торгызырга уйлый, әмма аңа бу эшне тәмамларга насыйп булмый, ул үтерелә. Әтисе хыялын тормышка ашырырга ятимә хан кызына батыр егет ярдәм итә. Ул, бик күп сынаулар үтеп, күкләргә ашып, тере алмагач ботагы алып кайтырга тиеш була. Бары шул очракта гына бакчалар янәдән чәчәккә күмеләчәк.

Тамашаны Радик Сәлимов музыкасына танылган хореграф Георгий Кофтун куйган. Композитор әсәргә музыка язу белән генә чикләнмәгән, ул үзе дә спектакльдә Дәрвиш ролен башкара.

Премьерада 80нән артык биюче катнаша, алар өчен 500дән артык костюм тегелгән. Ансамбль җитәкчесе Айрат Хәмитов әйтүенчә, монда бер генә чакырылган артист та юк, "бөтенесе дә үзебезнекеләр", ди ул.

Айрат Хәмитов: "Изге бакча" Болгарда актуаль булачак”
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Айрат әфәнде сүзләренчә, бу юбилей програмы түгел, ә аңа әзерлек кенә. Киләсе елда спектакльне кыскартырга һәм сыйфатын тагын да яхшыртырга исәплиләр. Тамашаны Болгарның үзендә дә куярга кирәк, чөнки нәкъ менә шунда ул актуаль булачак ди ансамбль җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG