Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tatarka җырын Казан яшьләре бертавыштан җырлады


Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Беренче җыры белән Youtube-та 6 миллионга якын карау җыйган рэпер Tatarka Казанда чыгыш ясады.

Бу Tatarka-ның (блогер Ирина Смелая) җанлы рәвештә беренче тапкыр чыгыш ясавы. Ул чәршәмбе Арена клубында Little Big төркеме концерты кысаларында узды (Little Big солисты – Смелаяның ире).

Кадрларда күренгәнчә, концертка килгән Казан яшьләре "Алтын" җырының сүзләрен яттан белә һәм бер тавыштан җырлый. Әлеге клип чыккач Фейсбукның татар аудиториясе аңа карата фикер буенча ике төркемгә бүленде. Беренчеләр артистның артык ачык киенүе һәм үз-үзен тотышы, акценты өчен кискен тәнкыйтьләсә, икенчеләр аңа татар телен пропагандалау өчен теләктәшлек белдерде.

Ирина Смелая – чыгышы белән Чаллыдан, популяр видеоблогер. "Алтын" җыры хип-хоп музыкасының хәзерге вакытта шактый популяр агымы – клауд-рэп җанрында язылган һәм Bones, Yung Lean, Pharaoh, Yanix кебек Көнбатыш һәм Русия рэперлары стилендә ясалган. Җырның тексты әлеге жанрга туры китерелеп тирән мәгънәгә ия булмаган, мактану һәм масаю төсмеренә ия булган юллардан тора. Аны әлеге проект өчен махсус Yummy Music төркеме язып биргән. Клип Петербурда төшерелгән. Интернетта ул алты миллионга якын карау җыйды.

XS
SM
MD
LG