Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:35

Ижауда татар телен федераль белем бирү стандартлары буенча укыту дип аталган регионара семинар узды. Габдулла Тукай исемендәге татар этнокомпонентын кулланып белем бирүче 6нчы гимназиягә Удмуртия республикасы һәм Татарстанның Әгерҗе шәһәре мәктәпләрендә ана телен укытучылар җыелды.

Татарстан һәм Удмуртиянең мәгариф министрлыклары килешүе нигезендә очрашулар, тәҗрибә уртаклашу гадәти күренешкә әверелде. Татарстан мәктәпләрендә яңа федераль стандартларга күчү, яңа дәреслекләр белән тәэмин итү дә җайга салынган. Яңача белем бирү стандартларына тәңгәл килгән дәресләрне Әгерҗе мәктәпләрендә алты ел элек башлаганнар. Шуңа да аларның сөйләр һәм күрсәтер материаллары күп җыелган. Әгерҗе шәһәренең 1нче санлы гимназиясе һәм 4нче санлы мәктәбеннән татар теле укытучылары Удмуртиядән җыелган хезмәттәшләренә бу елларда тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Укучылар ачык дәрескә әзер
Укучылар ачык дәрескә әзер

Кытай мәкалендә "Күрсәт – онытырмын, өйрәт – бер эшләрмен, әмма исемдә калмас, үземә эшләргә мөмкинлек бир – мин өйрәнермен" диелә. Нәкъ шуны истә тотып, семинарда мөгаллимәләр Удмуртия республикасы укытучыларының белемен күтәрү институты хезмәткәре Андрей Клементьев лекциясен тыңладылар, һәм соңрак ул тәкъдим иткән төрле проектларга җаваплар эзләделәр. Андрей Клементьев соңрак Азатлык хәбәрчесе белән аралашуда Удмуртия укытучыларының күбесе югары категорияле, тәҗрибәле укытучылар булуын, шәһәр мәктәпләрендә аларның күбесе заман таләпләренә туры килгән дәресләр алып баруын, укучыларын эзләнү-тикшеренү эшләренә җәлеп итүләрен әйтте.

Рәсилә Габдрахманова ачык дәрес бирде
Рәсилә Габдрахманова ачык дәрес бирде

Габдулла Тукай исемен йөрткән татар этнокомпоненты буенча укыту алып баручы гимназия укытучылары инде берничә ел дәресләрне яңача алып барырга тырыша. Хәзер дәресләрдә күбрәк укытучы түгел, балалар сөйли, үзләре теманы билгеләп, һәм аны төрле яклап тикшерә, ачыклый. Балалар җавапларына билгене дә бер-берсенә үзләре куя. Шушы алымнарны семинарга килгән укытучылар ачык дәрестә дә күзәтте. Аны гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова 4нче сыйныфта уздырды.

“Шундый дәресләрне уздыру укытучыданда зур көч сорый. Элек максат – дәреснең темасын китап буенча сөйләп чыга идек. Өстәмә кирәкми иде. Хәзер укытучыга иҗади булырга, эзләнеп утырырга кирәк, көч, күп вакыт сорый торган эш. Башта үзебезгә дә авыр булды, укырга йөреп, лекцияләр тыңлап яңа таләпләргә туры китерерлек дәресләр дәрәҗәсенә ирешеп киләбез”, диде татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Ачык дәрестә
Ачык дәрестә

Дәрестә балалар күп аралашты, укытучы куйган сорауларга саф татар телендә җаваплар бирде. Бер-берсенә дә сораулар яудырды. Темасы да кызык – кунакта үзеңне ничек тотарга, кунакны ничек кабул итәргә. Әмирхан Еникиның “Кунак” әсәрен укып, үзләренә нәтиҗә дә ясады. Ләйсән Шәрипова дәрестән соң “Безнең дәресләр күп вакытта шулай уза. Безгә бик ошый. Кызык бит”, дип уртаклашты.

Бу сыйныф балалары туган телендә яхшы дәрәҗәдә аралаша. Алар телне дә кызыксынып өйрәнә, әмма катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән башкачарак эшләргә кирәк. Әгерҗе шәһәренең 1нче санлы гимназиясендә рус балаларына татар телен укытучы Гөлнара Мурзина үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес шулай ук коммуникатив алымнар кулланып алып барыла, башта укучылар белән күбрәк сүзләр өйрәнүне максат итеп куя, аннан соң грамматикага игътибар бирелә икән. 9нчы сыйныфка җиткәндә күпчелек балалар хәтта татар балаларыннан да яхшырак сөйләшә башлыйлар дип уртаклашты Гөлнара Мурзина.

Фәридә Хафизовага яңа дәреслекләр белән эшләве ошый. Аның сүзләренчә, алар бер уртак максатка, көтелгән нәтиҗәгә хезмәт итә. Укытучы элеккегечә күрсәтмәләр биреп утырмый, укучылар белемне үзләре эзләп табарга тиеш һәм алар шуңа омтыла да икән.

Укытучыларның белемен күтәрү институты хезмәткәре Андрей Клементьев
Укытучыларның белемен күтәрү институты хезмәткәре Андрей Клементьев

Бүген дәүләт белем бирү стандартларына туры килгән дәрес алып бару өчен заманча техник җиһазларның булуы да мөһим. Гимназиядә интерактив такталар белән эшлиләр. Аларны Казан бүләк иткән. Хәзер башка фәннәрдән мәктәпләрдә электрон дәреслекләргә күчү гадәти күренеш. Ижау шәһәренең 97нче мәктәбе филиалында укыту-тәрбия эше заман куйган яңалыклар белән бергә атлый. Техник җиһазлар да, электрон дәреслекләр дә бар. Тик татар теленнән әлегә аксау сизелә - электрон дәресләр әлегә юк. Әмма балаларда туган теленә кызыксыну сүнми. Фәвилә Ямалиева сүзләренчә, алар интернет белән актив куллана.

Әлегә районнар мондый техник җиһазлар белән мактана алмый. Хәтта яңа дәреслекләр белән дә тулысынча тәэмин ителмәгән алар. Интернет та тоткарланып килә, барлык гаиләләрдә компьютерлар да юк икән. Сыйныфларда балалар саны да күп түгел – биш-алты бала. Әмма авылларда да катнаш гаиләләр булуы, татар теле дәресләрендә күбрәк рус теленә тәрҗемә итеп сөйләргә туры килә икән. Әмма укытучының үзенең дәресләрне мавыктыргыч итеп уздырырга теләге бар икән, тактага акбур белән язып та балаларны телебез белән кызыксындырырга мөмкин. Бу фикерне Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Сәхия Есинеева җиткерде.

Һәр укытучы балаларда туган телгә кызыксыну уятырга, аларны эзләнү эшенә җәлеп итәргә кирәк дигән фикер белән килештеләр. Дәрестә укучыга белем бирүне генә күздә тотып эшләргә түгел, ул белемне бала киләчәктә тормышта кулланырга тиеш дигән максатка ирешүне таләп итә федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Татар теле укытучылары да бу таләпләрне үтәргә әзер.

XS
SM
MD
LG