Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән дүрт кеше үтерелде


Грозныйда 17 декабрь кичендә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән дүрт кеше үтерелде, тагын ике кеше хастаханәгә салынды.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров машинада качарга маташкан һөҗүм итүчеләрнең юлда тикшерү хезмәткәрен машина белән бәреп яралавын хәбәр итте.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, төнлә полиция хезмәткәренә һөҗүм итеп аның машинасын тартып алганнар, ә берничә минуттан ул төркемнең бер полиция хезмәткәре йортына бәреп кергәнлеге, әмма аны таба алмагач качып киткәнлеге ачыкланган.

Соңрак YouTubeта Грозныйдагы махсус операция барышында булган атыш видеосы пәйда булды.

Элегрәк "Кавказский узел" атышта алты кешенең һәлак булуын хәбәр иткән иде. Җирле бер кеше сөйләвенчә, алты яшь кеше бер полиция хезмәренең өенә бәреп кергән һәм гаиләсен үтерү белән янап аның коралын алып качып киткән.

Кадыровның белдерүеннән соң "Кавказский узел" җирле кешеләр сүзләренә таянып кораллы кешеләрнең иминлек хезмәткәрләре йортларына бәреп керүләре һәм үтерү белән янап кораллар җыеп йөрүе турында хәбәр итте. Әмма рәсмиләр бу хәбәрне расламады.

Кадыров шәһәрдә вазгыятьнең тыныч булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG