Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телендә кәттә контент булдыру кирәк"


Азат Кашапов
Азат Кашапов

Хәзерге вакытта Япониядә белем алучы Казан егете Азат Кашапов татарча сәяхәтләр видеоблогын алып бара. Татар телендә сыйфатлы контент бик аз дип саный ул, шуңа үзе татарча кызыклы видеолар ясарга тотынган.

Интернет киңлекләрендә Япониягә сәяхәт кылган татар егете видеоязмалары кызыксыну уятта. Аларны Азат Кашапов исемле егет төшерә икән. Азат үзе Казан егете. Казан университетының ИТИС факультетында, 4нче курста белем ала. Япониягә ничек эләккәнен Азатлыкка ул үзе сөйләде.

– Интернетта Япониягә сәфәрең турында кызыклы видеоблог пәйда булды. Бу илгә син ничек һәм нинди максаттан эләктең?

– Япониягә мин КФУдан студентлар алмашу програмы нигезендә эләктем. Моңа кадәр шундый ук програм нигезендә Польшада укыган идем. Хәзерге вакытта, мин Цукуба шәһәренең университетында укыйм.

Бу илгә инде күптән бик барасым килә иде. Видеоларымда әйткәнемчә, бу ил безнекеннән бик нык аерылып тора, шуның белән ул миңа аеруча кызык. Һәм уку ягыннан да биредә бездә булмаган төрле фәннәрне өйрәнү мөмкинлеге бар.

– Сәяхәт итәргә яратканың сизелә. Кайларда булдың, ничек сәяхәт итәсең?

– Әйе, әлбәттә! Сәяхәтләрне мин бик яратам! Минем сәяхәтче гомерем бик озын түгел, ул 2015 елның гыйнварында гына башланып китте! Шул вакытта мин Һиндстанның башкаласына ихтыяри (волонтер) програмы нигезендә килеп эләктем. Шуннан соң мин Польша, Греция, Норвегия, Литва, АКШ, Таиланд, Малайзия, Һонгконг хәм Япониядә булып өлгердем.

АКШта WAT (Work and Travel) программы ярдәмендә булган идем. Аннары Казанга кайткач, мин инде үземнең эшемне башлап җибәрергә булдым да, хәзер менә студентларны АКШка җибәрә торган бер ширкәт белән эшлибез. 2017 елның җәенә студентларны әзерлибез, алар бу жәйне АКШта эшләп һәм сәяхәт итеп үткәрәчәкләр.

– Татарча видеоблог алып бару турында сөйләп китче. Фикере кайдан килде? Татарча сәяхәт видеоблоглары юк дәрәҗәсендә бит.

– Сәяхәтләрдән видеоблоглар алып бару бик кызыклы эш. Аны татарча алып барасы килә, шулай фикер килде дә. Чөнки интернетта татар контенты бик күп түгел шул, ә сыйфатлысы тагын дә азрәк, шуңа күрә үземнең дә эшләп карыйсы килде. Сәяхәтләр, яңа илләр күбесенә ошый бик, ә татарча мондый тапшырулар, гомумән, юк.

– Япониядә Юто белән аралашу видеосын күрдек. Ә татарча сөйләшкән башка японнар белән очрашканың бармы, алар әз түгел кебек?

– Әйе, аралашам. Мидзуки белән аралашабыз, татар теле белән кызыксынган башка японнар да бар, кайберләре телне өйрәнергә башлый гына. Төрек, үзбәк, казакъ телләрен өйрәнеп, татар теле белән дә кызыксыналар.

– Алга таба дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, татарча видеоблог төшерергә телисеңме соң? Кайларга барырга җыенасың?

– Әлбәттә, телим. Якын киләчәктә Кытыйга бару теләге бар, һәм, бәлки, Тайванга барыр идем. Анда да татар блогын дәвам итәрмен. Ә болай, зур планнардан – яхшы профессиональ камера алырга һәм инде профессиональ видеолар хәм фотолар төшерү. Төрле-төрле матур урыннарда булып, аларны мәңгегә хәтеремдә калдырасы килә, ә моны сыйфатлы итеп камера гына башкара ала.

– Татар телендә яхшы сөйләшәсең. Казанда туып үсеп, балачактан сөйләшәсеңме? Әллә инде мәктәптә өйрәндеңме?

– Балачактан татарча сөйләшәм. Балачактан сөйләшү бик мөһим дип саныйм, чөнки безнең беренче сүзләребез, беренче телебез ата-ана теле булырга тиеш. Мине 4 яшемдә балалар бакчасына биргәннәр һәм мин шунда гына рус телен өйрәнә башладым. Берничә айдан соң русча инде иркен сөйләшә идем.

Мәктәптә дә укытучыларым бик яхшы булды. Аларга мин бик рәхмәтле. Мәктәп чагымда татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяттырдылар.

– Видеоблог белән син татар теленә яшьләрдә кызыксыну уятырга тырышасың. Яшьләрдә татар телен популярлаштыру өчен тагын нәрсәләр кирәк, синеңчә?

– Минемчә, беренчедән һәрберебезгә үзебезгә татар телендә сөйләшергә кирәк. Бигрәк тә гаиләләрдә.

Шулай ук безгә үз телебездә кәттә контент кирәк. Хәзер татар теле дигәндә, нәрсә күз алдына килә? Безнең татар каналлары, татар эстрадасы. Боларның сыйфаты югары түгел шул, шуңа күрә яшүсмерләр татар телен өйрәнергә ашыкмый. Ә без, киресенчә, татар телендә иң шәп тапшырулар, җырлар, клиплар, youtube-та видеолар төшерә башласак, бу вазгыятьне уңай якка үзгәртер иде дип ышанып калам.

XS
SM
MD
LG