Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 23:43

"Башкортстанда 35-40 елдан татар телендә укучы бала калмаячак"


Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галимәсе, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина чыгыш ясый

20 декабрь Уфада "Татар филологиясенең көнүзәк проблемнары" дигән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Башкортстандагы татар мәгарифе хәле турында коточкыч саннар китерелде.

Чарада иң кайнар чыгышны Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галимәсе, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина ясады. Ул Башкортстандагы татар мәгарифе проблемнарына тукталды, коточкыч саннар китерде:

2002 елдан 2014 елга Башкортстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны 458дән 96га калган, ягъни 79 процентка кимегән

​“2002 елда Башкортстан мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 190 854 бала белем алса, 2014 елда аларның саны 114 226 балага калган, ягъни 40 процентка кыскарган. Шул ук елларда татар телендә белем бирүче мәктәпләр 458дән 96га калган, ягъни 79 процентка кимегән. Фән буларак туган телне өйрәнүче мәктәпләр 16 272дән 5460ка калган - кыскару 69 процент. 2015-2016 уку елында татар телен өйрәнүче балалар тагын 73 процентка кимегән. Татар мәгарифенә караш әлеге кебек дәвам итсә, Башкортстанда 35-40 елдан туган телдә укучы бер генә бала да калмаячак”.

Лилия Сәгыйдуллина мәктәпләрне татар теле һәм әдәбияты китаплары белән тәэмин итүдәге авырлыклар турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, аерым районнар 500 татар теле китабына мохтаҗ булулары турында юллама җибәреп, 40 әсбап кына алган. Бөтен сыйныф 1-2 китап белән файдаланган мәктәпләр дә бар. Чыгыш ясаучы бу мәсьәләләрнең республика күләмендә хәл ителергә тиешлеген белдерде.

Китапханәдәге күргәзмәгә куелган Рәзил Вәлиев портреты
Китапханәдәге күргәзмәгә куелган Рәзил Вәлиев портреты

Әлеге конференция Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яше уңаеннан узды. Чарада шагыйрь үзе, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, Казан, Чаллы, Алабугадан килгән зур төркем кунаклар катнашты.

Утырышта Башкортстан дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин, республика парламенты җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов һәм башка рәсми кешеләр чыгыш ясап Разил Вәлиев иҗатына һәм аның җәмәгатьчелек эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

Утырыш ахырында сүз алып Разил Вәлиев Уфаны туган ягы Түбән Кама һәм Казаннан кала иң яраткан өченче шәһәре булуын әйтте. Милләт язмышы өчен мәгарифнең мөһимлеген билгеләп, Лилия Сәгыйдуллинаның чыгышына зур бәя биреп: “Чиребезне яшереп килсәк, сәламәт милләт була алмыйбыз”, диде. Уку әсбаплары һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм итү юллары каралачагын ышандырды.

Аннан соң конференция эше секцияләрдә дәвам итте. Разил Вәлиев ике секция эшендә катнашты, аларда сорауларга җавап брде, шигырьләрен укып ишеттерде. Утырыш һәм секцияләрдә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов та чыгыш ясап Разил Вәлиев иҗаты, журнал һәм аның эчтәлеге турында сөйләде. Милли басмаларга язылу кирәклеген ассызыклады.

Илфак Ибраһимов
Илфак Ибраһимов

​Чарадан соң Казан кунаклары Башкортстанның милли музеенда булдылар. Музей мөдире Гали Вәлиуллин кунакларны кайбер кызыклы экспонатлар белән таныштырды. Алар арасында республикада табылган иң зур алтын кисәге дә бар иде. 4 килограмм 788 грамм авырлыктагы алтын Баймак районында кайчандыр Рәмиевларның алтын приискалары эшләгән җирдә табылган. Аны кунаклар берәм-берәм тотып карады.

Музейдан соң Зәки Вәлиди исемендәге Башкортстанның милли китапханәсендә булдылар. ”Разил Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты” дигән күргәзмә белән таныштылар. Китапханәнең борынгы кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә булдылар.

Университеттагы күргәзмә
Университеттагы күргәзмә

Милли китапханә мөдире Айгөл Моратова сүзләренә караганда, фондларда барлыгы 3 миллион 300 мең китап саклана. Борынгы кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә 40 мең китап бар. 12 мең китап гарәп имласында, шуларның 5 меңе Казанда басылган.

Кунаклар китапханәдәге көндәлек матбугат бүлеге эше белән дә танышты. Анда Казанда нәшер ителгән журналлар да бар иде.

Әлеге чараларны уздыру башлангычы белән чыгучы һәм төп оештыручы – Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG