Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы "садистлар кануны" өлгесен кабул итте


Колониядәге җәзалаулар турында белдергән Илдар Дадинны яклап пикетка чыгучылар
Колониядәге җәзалаулар турында белдергән Илдар Дадинны яклап пикетка чыгучылар

Канун өлгесеннән тоткыннарга карата көч һәм махсус җәза җиһазларын куллану мөмкинлеге турындагы өлеше алып куелган.

Дәүләт Думасы төрмәләрдә физик көч һәм махсус җәза җиһазлары куллану тәртибе турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Документ өчен 330 депутат тавыш бирде, икесе тавыш бирүдән баш тартты.

Документ Думага хөкүмәт тарафыннан 2015 елның маенда кертелгән иде, ләкин ул икенче укылышны 2016 елның декабрендә генә уза алды. Текстка күп кенә үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, режим бозган өчен төрмә хезмәткәрләренә таяк һәм электрошокер куллану рөхсәте бирә торган өлеше бетерелгән. Әлеге җөмлә өчен хокук яклаучылар документны "садистлар кануны" дип тә атаган иде.

Канун өлгесендә шулай ук, тоткынга карата көч кулланылган очракта, "кичекмәстән" табип чакырырга дигән таләп тә бар. Җәзаларны үтәү хезмәте хезмәткәрләре табипларга тоткыннарга нинди зыян килгәнне теркәү мөмкинлеге бирергә тиеш булачак.

Көч яки махсус җиһазлар кулланганда, төрмә һәм колония хезмәткәрләре, мөмкинлек булганда, видеокамера яки видеотеркәгечләр кулланырга тиеш була. Канунда шулай ук җитәкчелекнең нигезсез көч кулланырга кушкан боерыгын үтәмәскә дигән таләп тә язылган.

Документ Федерация Шурасы раслап, президент кул куйганнан соң гамәлгә керә.

Канун өлгесенә үзгәрешләрне 2016 елның декабрь башында керттеләр. Бу вакытта Русия колонияләрендә кыйнаулар һәм җәзалаулар турында мәгълүмат тарала башлаган иде. Ул вакытта Карелия колониясендә утыручы оппозиция вәкиле Илдар Дадинның хаты да әлеге мәсьәләгә карата фикер алышуларга сәбәп булды.

Җәзлараны үтәү федераль хезмәте һәм Тикшерү комитеты Дадинның җәзалаулар турындагы сүзләренә дәлил тапмавын белдерде. Шул ук вакытта башка тоткыннар хокук яклаучыларга үзләренең даими кыйнауларга дучар булулары турында сөйләде. Ә колониядә, саклау мөддәте чыккан дип, видеоязмалар бирүдән баш тарттылар.

XS
SM
MD
LG