Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:04

Мәскәүдә Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны соңгы юлга озаттылар. Ул 19 декабрьдә Әнкарада үтерелгән иде.

Матәм чарасында Русия президенты Владимир Путин да катнашты. Моның өчен ул 22 декабрьгә билгеләнгән ел саен узучы зур матбугат очрашуын бер көнгә кичектерде.

Карлов белән халык хушлашканнан соң Патриарх Кирилл Коткаручы Христос гыйбадәтханәсендә җеназа башкара.

Чәршәмбе президент Путин Карловка үлеменнән соң Русия каһарманы дигән дәрәҗә бирде.

Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә соңрак юк ителде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен гаепләүче сүзләр кычкырды. Русия һәм Төркия үтерүне бергә тикшерә.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган әлеге үтерү өчен җаваплылыкны оппозиция төркеме җитәкчесе Фәтхулла Гүлән тарафдарларына йөкләде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Карловны үтерү "илгә һөҗүм" дип атады.

Пәнҗешәмбе билгеле булганча, төрек җитәкчелеге сорау алганнан соң үтерүченең биш туганын сак астыннан чыгарган.

XS
SM
MD
LG