Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 07:39

Казанда базарларына Яңа ел чыршылары сатуга чыкты. Быел Татарстан урманнарыннан 16 мең чыршы, 43 мең тонна кадәр чыршы ботаклары кисү рөхсәт ителгән. Хәзер базарларда чит төбәкләрдән кертелгән чыршылар өстенлек итә.

Казанның Мәскәү базарында чыршы сатучылар икегә бүленгән. Кавказ якларыннан килүчеләр Пермьнән алып киленгән чыршыларны сатса, җирле халык күбрәк Мари илендә үстерелгән чыршыларны тәкъдим итә.

Әмма икесендә дә чыршы бәяләре бер чама – 300 сумнан башлана, зурлыгына карап, биш мең сумга кадәр җитә. Чыршыны беркетеп куя торган түгәрәкләп киселгән агач пүләне исә йөз сум тора.

Сатучылар никтер үз исемнәрен әйтергә читенсенә. Күпчелеге сөйләшергә дә атлыгып тормый. Шулай да, араларыннан исемен әйтмәскә кушкан татар апасы кыска гына сорауларга җавап бирергә ризалашты.

– Яхшы чыршыны ничек сайларга?

– Зурырагы яхшырак була.

– Кулыгыздагы чыршы ботагы ничә сум тора?

– Йөз сум.

– Иң кыйммәт чыршы сездә ничә сум?

– Ике мең, биш мең сум.

– Чыршыларны сезгә кайдан алып киләләр?

– Мари якларыннан.

– Татарстанныкы юкмы?

– Юк.

– Нигә алып килмиләр?

– Белмим, бәлки әле яңарак кисә башлаганнардыр.

– Бәяләрне узган ел белән чагыштырсак, бәяләр үзгәрдеме?

– 500 сумга быел кыйммәтрәк дип әйтер идем.

– Бер көнгә ничә чыршы сатасыз?

– Әлегә бик алмыйлар. Хәзергә 2-3не алалар. Төрлечә була. 28-29 декабрьләрдә көненә бер мең-ике мең төп чыршы сатабыз.

– Сатылмый калган чыршыларны нишләтәсез?

– Ташлыйбыз инде. Базар кырыена чыгарып куябыз да, җыештыручылар алып китәләр.

Чыршы сатучы
Чыршы сатучы

Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нияз Тазмиев Азатлыкка белдерүенчә, быел Татарстандагы махсус урыннардан 16 мең төпкә кадәр чыршы кисү рөхсәте бирелгән. Бу сан узган ел 18 мең булса, 2014 елда 29 мең төп чыршыга кадәр булган.

Министрлык вәкиле бу санның кимүен, Татарстанга чит төбәкләрдән күпләп чыршы алып килүгә бәйләп аңлатты.

"Татарстанда Яңа ел өчен киселәчәк чыршылар махсус урыннарда тәрбияләп үстерелә. Табигатькә бернинди зыян салынмый. Бер чыршы киселгәнче 7-8 ел вакыт үтә. 1 метрлы чыршы бездә 300 сум тора. 4 метрлы чыршылар 1500-2000 сумга хәтле.

Быел чыршы кисүнең кимү сәбәбе – башка төбәкләрдән Татарстанга күпләп яңа ел чыршысы кертелү

Быел көннәр салкын булгач, кисү эшләре бик алып барылмый. Җылы көннәрдә күбрәк киселәчәк. Чөнки салкын көндә ылыс коела. Быел чыршы кисүнең кимү сәбәбе – башка төбәкләрдән Татарстанга күпләп яңа ел чыршысы кертелү.

Бездә Яңа ел чыршысы бары тик Татарстан өчен генә киселә. Чөнки күршеләрдән, Пермь, Мари якларыннан чыршы алып кереп саталар. Беренчедән, Татарстанда чыршы базары зурырак. Икенчедән, башка төбәкләр белән чагыштырганда, халыкта акча да күбрәк", ди ул.

Тазмиев сүзләренчә, канунсыз киселгән чыршы белән махсус урында киселгән чыршы бер-берсеннән аерыла.

Махсус урында киселгән чыршылар матур формалы була. Урманнан канунсыз киселгәннәрендә ботаклары кәкре була, ылысы корыган була, очы ике төрле булырга мөмкин. Ватандашлар чыршы сайлаганда боларга да игътибар итсеннәр, ди ул.

Министрлык вәкиле Татарстанда урманнардан канунсыз чыршы кискән физик затларга җәза 3 мең сумнан алып 4 мең сумга хәтле булуын, вазифадагы затларга 20-40 мең, ә юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр булуын белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG