Мәшһүр артист Гөлсем Хәбибуллина вафат
Уфада Башкортстанның халык артисты Гөлсем Хәбибуллина 74нче яшендә вафат булды. Казакъстанда туып-үсеп Уфа сәнгать мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясендә 35 ел эшләгән Гөлсем Инсаф кызы Башкортстанда юмор һәм сатира жанрында иң нык танылган артистларның берсе иде. Башкорт эстрада сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен исә аңа республиканың атказанган һәм халык артисты дигән югары дәрәҗәләр бирелде. Башкортстан җәмәгатьчелеге Гөлсем Хәбибуллинаны 24 декабрьдә соңгы юлга озата.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?