Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:29

Аннексияләнгән Кырымда дәүләт контролендәге басмаларны үз эченә алган медиацентрның яңа җитәкчесе вазифага керешүен кырымтатар мәнфәгатьләренә һөҗүмнән башлады. Узган бер елда кырымтатар матбугатының тиражын болай да икеләтә диярлек киметкән иделәр.

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән хөкүмәтнең Милләтләр һәм сөргенгә дучар ителгән ватандашлар эшләре дәүләт комитеты бер ел элек оештырган Исмәгыйль Гаспринский исемендәге медиаүзәккә яңа җитәкче итеп Оксана Лободаны тәгаенләде. Яңа җитәкче үзәккә кергән газет-журналлар хезмәткәрләре белән очрашып аларны тыңлады.

Сөйләшүдә "Голубь масиса" (әрмән) , "Хоффнунг" (алман), Болгарский вестник (болгар), "Греческая Таврида" (грек) газетлары вәкилләре дә катнашты, әмма проблемнарны кырымтатар матбугаты вәкилләре күтәреп торды. Кырымтатар телен белмәгән яңа җитәкче газетларның эчтәлеген, тышкы кыяфәтен яхшырту, интернетта сайтларын булдыру хакында сөйләсә, кырымтатар газет-журнал вәкилләре соңгы бер елда кырымтатар матбугатының хәле матди, абунәче, штатлар ягыннан начарайганын белдереп, моның сәбәпләрен дә күрсәтергә тырышты.

Яңа җитәкче медиаүзәктә чыккан барлык матбугат өчен бер сайт оештырырбыз дигән фикерне белдереп, бәлки безгә сайт башына Гаспринский сурәтен куймаскадыр, чөнки монда бит кырымтатар матбугатыннан тыш, башка халыкларның да матбугаты чыга дигән тәкъдим ясады. "Йолдыз" әдәби журналы мөхәррире моны кире кагып, "Гаспринскийны Кырымда чыккан "Крымские известия", "Крымская правда" газетларында, башка матбугатта күрмәссез, инде аның исемен йөрткән медиаүзәктә дә аның сурәте куелмаячакмы? Гаспринский Кырымда туган, барлык милләтләргә тигез караган танылган шәхес иде, монда утырган башка вәкилләрдән кем моңа каршы?", дигән сорауны куйгач, мәсьәлә уңай якка хәл ителгән кебек калды.

Сайт булдырылырмы, Гаспринский сурәте куелырмы, юкмы – аны инде вакыт күрсәтер. Шундый рухта барган бер сәгатьлек очрашу мәсьәләләр билгеләнеп тәмамланды. Яңа җитәкче үзен танытып инде эшкә тотыначагын белдерде.

Тик яңа җитәкченең Мәскәү куйган Кырым хакимияте сәясәтенә тугрылыклы калырга тиеш булачагын һәркем аңлый. Кырымда бу сәясәтнең нинди булганын дәүләткә караган, инде дәүләт теле итеп игълан ителгән кырымтатар телендә чыккан ике басманың үрнәгендә күрергә мөмкин.

"Барысы да яхшы булачак" дип төп башына утырттылар

Госкомнац җитәкчесе әмерен үтәп, үзе теләп медиаүзәкне оештыруга көч куйган, дәүләткә карамагындагы "Янъы дюнья" (Яңа дөнья) газетының һәм "Йолдыз" журналының юридик статусын мәҗбүри бетертеп аларны 2016 елның башында мәҗбүри медиаүзәккә керткән җитәкче Айдер Эмиров төп вазифасын үтәп китте дияргә мөмкин. Вазифадан китүенең рәсми сәбәбе авыруы булуы белән аңлатылса да, моңа ышанучы бик аз.

Әдәби әсәрләрдә "ят", "кяфер" кебек сүзләр тыелды, хәтта кырымтатар классик шигырьләрен дә "редакцияләү" омтылышлары булды

Һаман вәгъдәләр биреп, "барысы да яхшы булачак" дип йөргән бу җитәкче кырымтатар телендә чыккан газетның да, журналның да штатларын киметте. Бу аның кырымтатар телендә чыккан басмаларга каршы ясаган беренче адымы булды. Бер елда ике басманың да (беркайчан күрелмәгән хәл) абунәчеләр саны ике тапкыр кимеде, абунәчеләрнең акчалары редакцияләрдән тартып алынды, язмаларга цензура оештырылды, әдәби әсәрләрдә "ят", "кяфер" кебек сүзләр тыелды, хәтта кырымтатар классик шигырьләрен дә "редакцияләү" омтылышлары булды.

Шул ук вакытта кырымтатар исеме белән рус телендә "Мераба" газеты оештырылды, Кырым казакларының "Казачий вестник" газеты финансланды. "Мераба"ның (халык арасында аны "Мир раба" дип тә йөртәләр) ел дәвамында 122 абунәчесе булса да, аны бер мең данә чыгарып бушлай тарату юлга салынды. Аның язмалары хакимиятнең эшчәнлеген, кырымтатарларның "матур" яшәвен яктыртуга, Кырымтатар мәҗлесен сүгүгә юнәлдерелде. Гомумән, медиаүзәктә рус телендә чыккан барлык газетларның абунәчеләре юк дәрәҗәдә, алар акча китермәсә дә, абунәчеләре булмаса да, 500әр данә бастырылып бушлай таратыла.

Ул акчалар башка ихтыяҗларга, шулай ук бушлай таратылган рустелле газетларга сарыф ителә

Кырымтатар телендә чыккан "Янъы дюнья" газеты һәм "Йолдыз" журналының даими абунәчеләр саны кимесә дә, бу ике басма елына 2,5 млн сумга якын табыш китерә, ләкин бу акчадан алар бер тиен дә күрми. Ул акчалар башка ихтыяҗларга, шулай ук бушлай таратылган рустелле газетларга сарыф ителә, анда эшләүчеләргә эш хаклары түләүгә тотыла. Кырымтатар басмаларының исә барлык вәкаләтләре редакцияләрдән тартып алынды, штатлар киметелде. "Йолдыз"дагы 8 хезмәткәр 2016 елда 4кә, "Янъы дюнья" хезмәткәрләре 11дән 6га калдырылды. Хәтта редколлегияләргә кырымтатар телен белмәгән кешеләрне китереп утырттылар, редколлегияләрне үткәрүдән баш мөхәррирләрне читләштерделәр. Вазгыятьне бер елда үзгәргән тираж саннары да чагылдыра.

Үзбәкстанда журналда 12, аннексиягә кадәр 8 журналист эшли иде. Аннексиядән соң, 2014 ел белән чагыштырганда, журналистлар санын ике тапкыр киметтеләр, ләкин журналның күләме, чыгарылышлары шул ук калды, 4 кеше 8-10 кешенең эшен башкара. Медиаүзәк ышандырган гонорарлар булмады, язучыларга, авторларга бер тиен дә түләмәде.

"Янъы дюнья"ның да хәле шул ук. 2016 елда бу ике басманың ризасызлакларына хәтта Мәскәүгә язучыларның, танылган кырымтатарларның имзалары белән хат язу да ярдәм итмәде. Редакцияләрнең юридик статуслары бетерелгәннән соң алар вазгыятькә тэәсир итү мөмкинлекләреннән тәмам мәхрүм калды. Бөтен нәрсә кирәк булмаган медиаүзәк контроленә бирелде.

Күмәк фотода Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы булса, ул фотоны алып ташларга кушалар

Медиаүзәккә җитәкче булган Айдер Эмировның исә барлык сорауларга җавабы Медведевның җавабына охшаш: "Акча юк, көтегез, бөтенесе яхшы булачак". Акча булмаса да, яңа оештырылган медиаүзәккә 50дән артык кеше кабул ителде. Аларның күпчелеге матбугаттан ерак кешеләр булсалар да, газет-журналларны ничек итеп чыгарырга, кемнең фотосын куярга, кемнекен куймаска, кемне язарга, кемне язмаска – өйрәтеп торалар. Күмәк фотода Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы булса, ул фотоны алып ташларга кушалар.

Күпме чыдый алабыз – бу иң карт ике басманы саклап калырга, яхшы көннәрне көтеп, аларны киләчәк өчен яшәтергә дип эшлибез

Бу басмалардагы журналистлар ничек түзеп эшләүләре турындагы сорауга мондый җавап бирә: "Без инде күптән акча өчен эшләмибез, күпме чыдый алабыз – бу иң карт ике басманы саклап калырга, яхшы көннәрне көтеп, аларны киләчәк өчен яшәтергә дип эшлибез. Без беләбез, бездән үзебезнең китүебезне көтәләр, шуңа күрә шулай кыланалар, Кырымны кырымтатарлардан, аларның теленнән, әдәбиятыннан, мәдәниятеннән, басмаларыннан чистарту өчен безгә басым артачак. Соңгы чиккә җиткәч, без белдерү ясап китәргә әзер."

Шуны да әйтергә кирәк, бу ике кырымтатар басмасының статусларын үзгәртеп аларның хәлләрен начарайтуда басмаларның хәзерге оештыручысы саналган Госкомнацның җитәкчесе шәхсән катнашкан иде. Дәүләттән тыш булган "Къырым", "Голос Крыма", "Авдет" газетлары акчага мохтаҗ булсалар да, Госкомнац "акча бирәбез" дип аларны медиаүзәккә чакыргач, алар моннан баш тартты. Шулай итеп медиаүзәккә барлык кырымтатар матбугатын туплап, аларга үзе теләгәнне яздыру максаты куйган дәүләт комитетының омтылышы барып чыкмады. Ә инде оештыру вакытында дәүләт карамагында булган "Янъы дюнья", "Йолдыз" кебек басмалар мәҗбүри кертелгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG