Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:04

Әлбир Крганов: "Түгәрәк өстәлгә утырып аңлашу була алмады..."


"Бүген үзеңнең генә фикереңне башкаларга тагып яшәп булмый. Үзәк диния нәзарәте 1991 елдан бирле үзеннән читләшүне туктата алмый. Хәзер халкыбызга мөмкин кадәр якын булырга кирәк". Русия мөселманнары диния мәҗлесе җитәкчесе Әлбир Крганов Казанда яңа оешкан мөфтият һәм аның эшчәнлеген аңлатты.

Ноябрь ахырында корылган Русия мөселманнары диния мәҗлесе җитәкчесе, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов шимбә көнне Казанның "Ярдәм" мәчетендә Татарстан журналистлары белән очрашып елга йомгак ясады.

Крганов быел үзләренә кагылышлы ел вакыйгаларын өч төп өлешкә бүлеп аңлатты. Беренчесе Русия мөселманнары диния мәҗлесенең оешуы булды. Икенчесе, августта традицион ислам гыйбарәсенә кагыйдә бирергә тырышуга багышланган конференция узды. Һәм өченчесе Болгар ислам академиясе төзелеше, дип белдерде ул.

Крганов аннан соң Мәскәүдә оешкан Русия мөселманнары диния мәҗлесенең корылуына киңрәк тукталды.

"2013 елда Үзәк диния нәзарәтендә Чуашстан, Мәскәү мөфтиятләренә кагылышлы карарлар кабул ителгән иде. Шуңа карамастан, без үзебезнең хезмәтебезне дәвам иттек. Бердәмлегебезне сакладык, ныгыттык хәтта.

Чуашстанда бүген 52, Мәскәү мөфтиятендә 18 мәхәллә эшли. Омски, Кемерово, Ханты Манси һәм тагын берничә төбәк мөфтиләренең тәкдиме булганнан соң без Русия мөселманнары диния мәҗлесен оештырырга булдык. Без аны Русия Үзәк диния нәзарәтенә дә, Русия мөфтиләр шурасына да каршы иттереп түгел, киресенчә, аларга кермәгән оешмаларны берләштереп оештырдык. Безнең низамнамәбез буйсындырып эшләтү түгел, ә килештереп эшләүне күздә тота", дип белдерде Әлбир Крганов.

Әлбир хәзрәт Азатлыкның "Сез элек Үзәк диния нәзарәтенә карый идегез, яңа мөфтият оештырганда Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе Тәлгать Тәҗетдиннең нинди гамәлләре белән килешмәдегез?", дигән соравына җавап итеп, Үзәк диния нәзарәтенең систем буларак эшләвен куәтләндерергә без тырышып карадык, ләкин безгә мөмкинлек бирелмәде, диде.

"Игътибар итсәгез, 1991 елда аерылулар күп булды. Хәтта урыс чиркәве дә таркалу алдында тора иде. Беларуслар, Украиннарның аерылып китик дигән сүзләре булды. Алар бит үз бердәмлекләрен саклап кала алдылар. Ә нишләп Үзәк диния нәзарәте 1991дән алып бүгенгә кадәр үзләреннән читләшүне ничектер туктата алмый?

Алар башкалар да кабул итәрлек, тигез дәрәҗәдә аңлашырлык модель тәкъдим итә алмыйлар

Димәк, алар башкалар да кабул итәрлек, тигез дәрәҗәдә аңлашырлык модель тәкъдим итә алмыйлар. Бүген, югыйсә, патша хакимияте вакытындагы тәртип түгел бит.

Заманында Равил хәзрәт тә, башкалар да Үзәк диния нәзарәтеннән ризасызлык белән аерылды. Түгәрәк өстәлгә утырып аңлашу була алмады. Хәтта ул бүгенге көнгә кадәр юк. Үзеңнең генә фикереңне башкаларга тагып яшәү мөмкин түгел бүген", дип белдерде Крганов.

Крганов "Эгоизм, көнчелек, мин-минлек сәбәпле төрле дини оешмалар арасында бүгенге көндә тарткалаш дәвам итә, боларны җиңү өчен нинди юллар бар дип уйлыйсыз?", дигән сорауга "Хәзер дини алгарышның тышкы кыяфәте эшләнгән, ләкин безгә руханият мәсәләсе, тәкъвалык мәсәләсе җитми", диде.

"Бүген, чын мәгънәсендә, дин әһелләре ниндидер бер җәмгыятьнең функционеры түгел, ә милләттәшләребез, диндәшләребез өчен рухи авторитет булып оешты дип әйтеп булмый. Безгә хәзер халкыбызга мөмкин кадәр якын булырга кирәк. Дини оешманың оешуының аны нинди мәгънәсе бар? Канун нигезендә үзәкләштерелгән дини оешма булды икән, димәк синең дәүләт даирәләре белән якынрак күрешергә мөмкинлекләрең ачыла икән, син аны милләтең һәм динең файдасына эшләтергә тырышырга тиешсең.

Үземнең генә урынымны саклыйм дип эшләргә кирәкми

Үземнең генә урынымны саклыйм дип эшләргә кирәкми. Христианнарга карагыз, алар тормышның төрле юнәлешләренә керергә бик тырышалар, армия сафларында булсын, мәктәпләрдә булсын, бөтен юнәлештә. Ә без моны бүгенге көндә булдыра алмадык. Бездә административ урыннарны саклауда үзара көнләшү бар", дип белдерде Әлбир Крганов.

11 декабрьдә Болгарда узган Мәүлид бәйрәмендә Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановның Мәскәүдә Русия мөселманнары диния мәҗлесе оештыруын тәнкыйтьләп, мөселман лидерларының бәхәсләшү, киңәшү урыны Болгарда дип белдергән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG