Казанда бәйрәм рухын эзләп йөрергә кирәк. Урыны-урыны белән генә, үзәктә һәм махсус урыннарда гына Яңа ел бизәкләрен күрергә була. Казаннар фикеренчә, Камил Исхаков мэр булганда башкала Яңа ел алдыннан матуррак бизәлә торган булган. Хәзер бәйрәм төсе хосусый ширкәтләр кулында, ә халык үзенчә яши бирә.
Казанда Яңа ел

1
Казан Кирмәне керешеннән Сөембикә манарасына таба

2
Балалар Казан Кирмәне яр буендагы мәйданчыкта кар атып уйный

3
Казансу ярында кышкы шәһәрчек

4
Казан Кирмәне янында кышкы шәһәрчек Мәскәү Кирмәненә охшатып ясалды

5
Казан үзәгендәге җәяүлеләр өчен җир асты кичүендә дәваланырга ярдәм сораучы ханым

6
Казан Ипподромындагы кышкы "Хан сарае"

7
Казан Ипподромындагы кышкы "Хан сарае"ндагы фонтан

8
Казан Ипподромында "Хан сарае"тирәсендә чәй белән җылынучылар күп түгел

9
Бауман урамында җырлап акча җыючы музыкант

10
Казан Кирмәне ярындагы иң озын шугалакка килгән пар

11
Башкалада кайбер троллейбусларда бәйрәм рухын күрергә була, әмма урысча гына

12
Башкала үзәгендә туристларны көтүче ике катлы экскурсия автобусы

13
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның Кирмән диварларында 3D тамаша күрсәтелә

14
Башкала символы һәм "Пирамида" күңел ачу үзәге

15
Кызыл автобусларда кеше кайсы кая ашыга, Яңа ел алдыннан бигрәк тә