Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишемгулов: "2016да Дөнья башкорт корылтаеның җиде бүлеген оештырдык"


Дөнья башкорт корылтае 2016 елга йомгак ясый
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:04 0:00

Дөнья башкорт корылтае җитәкчесе Әмир Ишемгулов, җырлап-биюне читкә куеп, мәктәпләрдә дә оешмалар булдыру эшенә керештек дип белдерә. 2016 елда районара, төбәкара җиде оешма төзелгән.

Бөтендөнья башкорт корылтае 2016 елга йомгак ясый. Корылтайның башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов җырлы-биюле чараларны читкә куюларын, милли горурлык хисләре тәрбияли торган чаралар белән шөгыльләнүләрен белдерә. Моңа кадәр таркау булган башкорт яшьләре оешмалары корылтай тырышлыгы белән берләшкән. Корылтай мәктәпләргә дә барып җиткән. Азатлык Әмир Ишемгулов белән әңгәмә корды.

– Дөнья башкорт корылтае рәисе итеп сайлануыгызга нәкъ бер ел булды. Эшчәнлегегезгә нинди нәтиҗә ясар идегез?

– Халкыбызга барып җиттек дип әйтер идем. Русиядә, Башкортстан җирләрендә яшәгән, дөньядагы башкортларга барып җиттек. Ел дәвамында үзебезнең 400дән артык төрле чарабызны үткәрдек. Декабрь аенда гына шундый 45ләп чара булды.

Башортстанның һәрбер районында да Корылтай оештыру тәкъдиме белән чыктык. Республика эчендә районара, төбәкара яңа җиде корылтайны барлыкка китердек. Сибайда, Чиләбене дә кушып, Урал аръягы башкортларын бергә берләштердек. Стәрлетамак оешмасына Оренбурдагы башкортларны да керттек. Әлеге юнәлештә Татарстанда да актив эш алып бардык.

Башкорт яшьләрен берләштерә алдык

2016 елда башкорт яшьләрен берләштерә алдык, элек алар таркаулыкта иде. Русиякүләм башкорт яшьләре оешмасы төзедек. Әле моңа кадәр булмаган иде, дин эшләре комиссияләре төзедек. 2017 елда Башкортстан диния нәзарәте төзелүгә 100 ел, аңа әзерлек уңаеннан түгәрәк өстәл сөйләшүе булды инде.

Ел дәвамында, җыр-бию түгел, ә халык арасына чыгып, идеологик тәрбия эшләре алып бардык. Яшьләрне тәрбияләү эшенә керештек, мәктәпләребездә дә корылтай оешмалары оештыра башладык. Чиләбе, Оренбур, Пермь өлкәләрендә дә үзебезнең чараларыбызны үткәрдек. Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге Ноябрьски шәһәренә, Краснодар өлкәсенә дә, Үзбәкстанга да барып җиттек.

– Димәк, мәктәп яшеннән үк башкорт балаларын милли рухта тәрбияләү эшенә керешәсез?

– Ул рух бик кирәк! Безнең үзебезнең башкорт халкы дигән даныбыз бар, тарихыбыз, башка милләтләр арасында горурланып әйтерлек сүзләребез бар.

– Сез корылтайның авыл җирләренә дә барып җитүен белдердегез. Сезнең эшчәнлекне халык ничек тоя?

– Халык көтеп ала безне. Оренбур өлкәсендә булганда, халкыбыз бәлешләрен пешереп, кулъяулыкларын чигеп, сагышлы күзләре белән каршы алды. Үзебезнең Башкортстандагы авылларда яшәүчеләр Корылтайга үзебезнең эшләребез белән ярдәм итәргә телибез дип белдерделәр. Алар үзләрен әгъза итеп алуны үтенә, сезнең белән бергә эшләр идек диләр. Шунсы куанычлы – без халыкка барып җиттек.

– Әмир ага, бер әңгәмәдә Дөнья башкорт корылтаенда финанс җәнҗалы купты дигән идегез. Бу мәсьәләне ничек хәл иттегез?

– Без шигарләр белән урамнарга чыкмадык, максатлар куйдык һәм аны тормышка ашырдык. Кайберәүләр безне хакимиятләр канаты астында эшли, аларның гына идеологиясен алып бара дип әйтер. Бу алай түгел, әмма без бердәм эшлибез. Башкарасы эшләр килештерелә.

– Яңа ел уңаеннан һәр башкортка әйтер сүзләрегез нинди ул?

– Башкорт телен белгән кеше бүген 41 милләт белән аралаша ала. Чит илләр белән икътисади элемтәләр булганда, телебезне белү эшкуарлыкта да, башка өлкәләрдә дә әһәмияткә ия.

Безнең башкорт халкының тарихы башка милләтләрнеке белән чагыштырганда күпкә баерак, шуңа һәр башкорт үзенең милләте белән дә, шушы җирдә яшәгән халык вәкиле дип горурланырга тиеш.

* * * *

Башкортстан диния нәзарәте хәзерге рәвештә 1992 елның 21 августында оеша. Башкорт тарихчылары аның оешу тарихын 1917 елның азагына бәйли – шул елның 8-20 декабрендә узган III Башкорт корылтаенда киләчәк башкорт автономиясе өчен аерым диния нәзарәте кирәклеге мәсьәләсе күтәрелә. Мөфтият структуралары соңрак корыла. 20 елларда Башкортстан диния нәзарәте Уфадагы үзәк мөфтият белән каршылыкка керә һәм ахыргы чиктә соңгысына кушыла.

XS
SM
MD
LG