Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә яңа ел 39 кешенең гомерен өзгән һөҗүмнән башланды


Истанбулдагы һөҗүмдә һәлак булган Айһан Арикның туганнары
Истанбулдагы һөҗүмдә һәлак булган Айһан Арикның туганнары

Яңа ел төнендә Истанбулның популяр төнге клубы Reina-да атыш булды. Хакимият аны террор гамәле дип атады. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады.

2016 елда шартлаулардан гарык булган Төркиядә 2017 елның беренче сәгатьләре үк чираттагы атыш белән башланды. Һөҗүм байлар һәм мәшһүрләр йөри торган Reina клубында Яңа елны каршы алу кичәсендә булган. Автомат белә коралланган кеше клуб янында ук бер полиция хезмәткәрен атып үтергән һәм эчкә кереп як-якка ата башлаган. Нәтиҗәдә 39 һәлак булган, 16сы – чит ил ватандашы. 70ләп кеше яраланган.

Ортакөй районында, Богаз күпере янында урнашкан клубта барлыгы 500-800 кеше булган. Атыш нәтиҗәсендә халык арасында паника башланган, күп кеше идәнгә егылган. Кайберәүләр куркудан Богазга сикергән. Клубка 60лап ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килгән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, бу һөҗүмдә ике яки тагын да күбрәк кеше катнашкан. Аларның Санта-Клаус костюмнарында булуы турында хәбәрләр дә бар. Полиция һөҗүмчеләрне тота алмаган. Аларны эзләү дәвам итә.

Санта-Клаус костюмы соңгы елларда Төркиядә Раштуа һәм Яңа елны котлау көннәрендә аеруча еш күренә торган атрибут. Истанбул полициясенең ватандаш киемнәрен кигән хезмәткәрләре халык арасында танылмас өчен Санта башлыгы һәм сакалын кигән дигән хәбәрләр бар.

Шулай ук әлеге атрибутиканы Төркиянең консерватив катламлары ел саен ачы тәнкыйтькә тота.

Истанбулда Яңа ел төнендә махсус иминлек чаралары күрелгән булган. Клубның хуҗасы, күмер магнаты Мәхмәт Кочарслан белдергәнчә, 7-10 көн элек американ махсус хезмәтләре Истанбулда террор гамәле булачагы турында хәбәр иткән. Урамнарда 25 мең полиция хезмәткәре кизү торса да, бу һөҗүмне туктата алмаган. 31 декабрьдә Әнкарада чираттагы һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар.

2016 елда Төркиядә шартлаулар һәм һөҗүмнәр 275 кеше гомерен өзде. Төрле шәһәрләрдә фаҗигаларны "Ислам дәүләте" исемлек сугышчан төркем һәм "Көрд эшчеләр фиркасе" сугышчылары оештырды.

XS
SM
MD
LG