Accessibility links

Багдадта шартлау нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булды


Гыйрак башкаласы Багдадның төньяк-көнчыгышында шартлау нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше һәлак булган.

Би-би-си хәбәр итүенчә, шартлау халык күп йөри торган Мәдинәт-әс-Садр бистәсендәге бер мәйданда булган. Бу урында күбрәк шигыйләр яши. Корбаннар арасында өч полиция хезмәткәре дә бар. Тагын 60лап кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һөҗүмне интихарчы оештырган. Шартлаткыч машинага куелган булган. Әлегә беркем дә шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Соңгы өч көндә Багдадта бу инде икенче һөҗүм. 31 декабрьдә Гыйрак башкаласы үзәгендәге базарда шартлау булды. Аны террорчы-интихарчы башкарды. Тагын бер һөҗүм куеп калдырылган шартлаткыч ярдмендә оештырылды. Reuters мәгълүматларына караганда, теракт нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган. Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG