Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2016 елда полиция бүлекләре һәм изоляторларда 100гә якын кеше үлгән


Рәсми хисапларда үлемнәрнең төп сәбәпләре итеп "үз-үзенә кул салу" һәм "кинәт кенә сәламәтлеге начараю" күрсәтелә.

Русиядә 2016 елда полиция бүлекләрендә, вакытлыча ябып тору изоляторларында, тикшерү изоляторларында ким дигәндә 99 кеше үлгән. Бу хакта тоткарланучыларның үлемнәрен теркәп баручы "Русская эбола" проекты хәбәр итә.

Рәсми хисапларда үлемнәрнең төп сәбәпләре итеп "үз-үзенә кул салу" һәм "кинәт кенә сәламәтлеге начараю" дип күрсәтелә. Хокук саклаучылар 80 кешенең үлемен шулай аңлаткан. Үлгәннәрнең иң яшенә - 17, иң картына 66 яшь.

Бу исемлектә Татарстан һәм Башкортстан полиция бүлекләрендә һәм изолтярларда үлүчеләр дә бар. Әйтик, 8 сентябрь Казанда административ хокук бозучыларны ябып тору урынында 30 яшьлек ир баш мие җәрәхәтеннән үлгән.

22 сентябрь Чаллыда шулай ук баш миенә зыян килеп 39 яшьлек Константин Сабуров вафат булган. Ул хастаханәгә полиция бүлегеннән китерелгән.

12 июньдә Бөгелмә тикшерү изоляторында 17 яшьлек яшүсмер үз-үзенә кул салган.

Уфада 1981 елгы ир 22 августта полиция бүлегендәге тәрәзәдән сикереп үлә.

"Руская эбола" мәгълүматларына караганда, 2015 елда полиция бүлекләрендә, изоляторларда 197 кеше үлгән булган.

XS
SM
MD
LG