Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс Кыш бабаен татар Карурман бабаена алыштыру кирәк


"Могҗизалар кыры" тапшыруында Кыш бабай һәм Шүрәле
"Могҗизалар кыры" тапшыруында Кыш бабай һәм Шүрәле

Ямьсез Шүрәлеләр, урыстан күчерелгән Кыш бабай киемнәренә җавап итеп татар дизайнерлары арасында мифик персонажларыбызның заманча гәүдәләнешенә багышлап бәйге уздырылса, милли йөзебезне саклауга отышлы алым булыр иде.

Русиянең төп пропаганда каналларының берсендә "Могҗизалар кыры" тапшыруында яңа ел алдыннан Кыш бабайлар ярышты. Төрле милләт, халык Кыш бабайлары үз телләрендә халыкны котлады, алып баручы Леонид Якубовичка бүләкләр бирде. Татар Кыш бабае да килгән иде. Татар Кыш бабаеның ябыштырылган сакалы каерылып төшәм дип тора. Үзе "20 миллион" татардан берәр сум акча сорый, миңа резиденция кирәк ди, титрлар белән шуны тәрҗемә итәләр, бүләккә коточкыч итеп ясалган Шүрәле киеме алып килгән. Татар Кыш бабае анысы милли бизәкләр белән бизәлгән киемнән инде. Әмма урыс Кыш бабаеннан ул берни белән дә аерылмый диярлек. Кемгә ничектер, миңа калса, күңелгә ятышлы әйбер түгел. Шүрәлесе дә һич кенә дә урман сарыгына охшамаган. Куркыныч, зәвыксыз. Мондый Шүрәле тагын "Яңа гасыр" каналындагы урысча балалар тапшыруында гына бар. Балаларны татарлыктан биздерер өчен махсус эшләнелмәгәндер инде ул, совет заманыннан калган зәвыксыз бер курчак киемедер.

Бүген кайберәүләр татарга яңа ел кирәкми дисәләр дә, аны 99 процент татар билгеләп уза. Кыш бабаен да чакыра, үзе дә киенә, өстәлен дә әзерли. Совет чорының тәэсирен кеше тормышыннан кисәк кенә алып ташлап булмый. Кирәкми дә. Шулай да, совет чоры гынамы икән? Татарның бит әле узган гасыр башларына кадәр билгеләп үтелгән Нардуганнары бар. Шундагы әкияти Нардуган бабай, Карурман бабай, Аксакал бабайлары бар. Тәңречелек чорыннан калган матур мифларыбыз, әкиятләребез бар. Димәк, татарга кышкы челләдә бәйрәм итү алай ук ят гадәт булмаган.

Ә "Могҗизалар кыры"ндагы татар Кыш бабае урыстан күчермә, калька иде. Шүрәлесе ямьсез иде. Үзе хәерче иде. Шул уңайдан бер-ике фикер:

  1. Татар Кыш бабаена резиденцияне нигә Казандагы "Әкият" курчак театрына бирмәскә? Нигә "20 миллион" татардан берәр сум теләнергә?
  2. Бүген бик креатив фикерләр белән чыккан, аларны гамәлгә ашырган татар яшьләре форумының берәр эш планына татар мифлары, андагы геройларына багышланган берәр креатив чара ясамаска? Моннан тыш, бу ямьсез Шүрәлеләр, урыстан күчерелгән Кыш бабай киемнәренә җавап итеп яшь дизайнерлар арасында мифик персонажларыбызның заманча гәүдәләнешенә багышлап бәйге уздырмаска?
  3. Кыш бабай гына түгел, Карурман бабайларны, Аксакал бабайларны, Шүрәлеләрне, мишәрнең тәңречелек чорына ук кайтып калган Аздякы (Аждаһа), cебертатарларның Пиценнәрен (урман иясе) актуальләштермәскә?

Әлбәттә, янә фольклорга кайтып калабыз дип әйтүчеләр дә булыр. Әмма бүген татар башкаларга иярепме, башкачамы, зурлап яңа еллар уздыра икән, бу эш мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өйләрдә, авыл-шәһәрләрдә массалы рәвештә бара икән, бу бүгенге тормышыбыз булып чыга бит. Ә нигә аны татарлаштырмаска? Яңа образлар, яңа формалар, яңа персонажлар, яңа дизайнер эшләре белән баетмаска?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG