Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли музей, Филармония, Кирмән, Болгарда чыршы бәйрәмнәре урыс телендә генә


Кыш бабайның Кырлайдагы резиденциясендә. 2010 ел
Кыш бабайның Кырлайдагы резиденциясендә. 2010 ел

Азатлык Казан, Чаллы, Болгар, Яңа Кырлайдагы чыршы бәйрәмнәрен, Яңа ел уңаеннан үткән чараларны барлады. Татар телендәге чараларның бик аз булуы ачыкланды.

Яңа ел алдыннан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре уза. Теләгәннәр моның белән генә чикләнмичә, балаларын шәһәр мәдәният оешмалары тәкъдим иткән чыршы бәйрәмнәренә дә йөртә ала. Азатлык кайда нинди чаралар узганын һәм бер баланың бәйрәмдә катнашуы күпмегә төшкәнен ачыклады.

Казандагы теләсә-кайсы тамашага билет табып була торган kassir.ru сәхифәсендә балалар өчен 297 чара узуы турында хәбәр ителә. Шушы өч йөзгә якын тамашаның берсе дә татар телендә түгел. Татар балалары өчен бәйрәмнәр уздырылмыймы, әллә алар турында мәгълумат куелмаган гынамы? Әлеге хәлне ачыклар өчен Азатлык татарлар яратып йөри торган Камал, Тинчурин, Яшь тамашачы театрлары, филармония, курчак театры һәм башка урыннарның һәркайсын аерым тикшерде.

"Әкият"тәге 80 тамашаның 8е генә татарча

Курчак театрында яңа ел тамашалары 20 декабрьдә башланган һәм 9 гыйнварга кадәр барачак. Тик татарлар гына кимсетелгән – 18 көннең бары тик икесендә генә татарча тамашалар куела – 29 декабрь һәм 5 гыйнварда. Гомумән санап чыгарсаң, 80 тамашың 8е генә татар телендә бара. Бәйрәм чарасында Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" спектаклен карау да кергән. Билет бәясе – 500 сум.

"Әкият" курчак театры
"Әкият" курчак театры

Камалда бер тамашага гына билетлар калган

Инде күп еллар Камал театры сәхнәсеннән төшми торган "Авыл эте Акбай" спектакле Яңа ел алдынан ешрак куела. Балаларга тагын Илгиз Зәйнинең "Кәҗә, сарык һ.б" спектакле дә тәкъдим ителә. Тамаша карап чыккач, нәни кунакларны бизәлгән чыршы янына чакыралар. Мондый тамашалар хәзер театрда көн саен диярлек бара. Әмма алданрак хәстәрләнмәгән ата-аналар мәхрүм калачак – билетлар инде сатылып беткән. Бары 30 декабрь көндезге тамашага гына билетлар калган.

Тинчурин театрына Дед Мороз һәм Снегурочка да килә

Тинчурин театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары 21 декабрь көнне башланган. Балаларны башта чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына чакыралар, анда Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, Дед Мороз белән Снегурочка да килә. Аннары нәниләргә маҗаралы "Әкият китабы" спектакле күрсәтелә. Билетлар шулай ук сатылып беткән диярлек, 2017 елның 6 гыйнварына гына калган. Бер билет бәясе 200 сум.

Тинчурин театрында Кыш бабай һәм Дед Мороз
Тинчурин театрында Кыш бабай һәм Дед Мороз

Кариев театры татар һәм урыс телләрендә тамаша тәкъдим итте

Үзенең бинасы ремонтта булганга, Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры бәйрәм кичәләрен "Әкият" курчак театры бинасының беренче катында оештырылды. Яңа ел бәйрәмнәре 20-29 декабрьдә узды.

Кирмәндә Шүрәле белән Батыр урысча гына сөйләшә

Күп урыннарда, төрле сәбәпләр табып, Татарстанның дәүләт теле булган татар телендә тамашалар уздырмаска тырышалар.

Татар дәүләт филармониясендә, Милли музейда, Казан Кирмәнендә, КФУ планетариенда һәм Казан Ратушасында тамашалар урысча гына бара. Кирмәндә Шүрәле белән Батыр урысча гына сөйләшә. Татар балаларына чыршы бәйрәме урынына – чәй эчү йоласы тәкъдим итәләр

Филармониядә "Нигә татарча чыршы бәйрәмнәре уздырмыйсыз?" дигән сорауга җавап бирә алмадылар, "Җитәкчелектән сорагыз" диделәр.

Казан Кирмәнендәге музейларның һәркайсы диярлек чыршы бәйрәме ясый. "Манеж" күргәзмәләр залында 24 декабрьдән башлап "Шүрәле турында яңа әкият" тамашасы бара. Тамаша балет итеп куелган, анда опера һәм балет театры артистлары катнаша. Нигә тамаша татарча түгел? Оештыручылар әйтүенчә, сценарий буенча тамашада ни турында сүз барганы болай да аңлашыла.

"Татарстанның табигый тарихы" музеенда 11 декабрьдән бирле балалар өчен "Кыш бабайның серле лабараториясе" эшли. Ул да шулай ук урысча.

Милли музей
Милли музей

Милли музейның төп бинасында 16 декабрьдән бирле "Әгәр кыш булмаса, яки Дөнья буйлап Яңа ел" дип аталган күргәзмә эшли. Кышкы каникулларда балалар өчен тамашалар да узачак. Тик алар барысы да урыс телендә. "Татар телендә чаралар бармы?" дип сорагач, Каюм Насыйри музеена барырга киңәш иттеләр. Анда татарча чәй табыны янында очрашу уза икән.

"Иске татар бистәсендә Яңа ел чәй өстәле" дип аталган чара кунакларны "кунакчыл татар мохите"нә чумдырырга вәгъдә итә. Монда татар чәй "церемониясе" белән танышып була икән. Кунакларга Каюм Насыйри үзе язып калдырган рецепт нигезендә чәй әзерләп эчерәчәкләр, тәм-томнар белән сыйлап, төрле үләннәрнең дәвалау мөмкинлекләрен ачып салачаклар. Бүләккә – татар чәе һәм чәй ризыклары рецептлары да бирелә ди. Бу чара 15 гыйнварьга кадәр бара. Бәясе – 150-350 сум.

Татар телен белгән музыкант табу - зур проблем

Күренекле татар композиторы Нәҗиб Җиһанов музеенда да яңа елга махсус програм әзерләнгән. 2-9 гыйнварь көннәрендә монда "Нәҗиб Җиһановта Чыршы бәйрәме" дигән чаралар уза. Кечкенәләргә композитор өендә яңа елны ничек каршылаулары турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, гәдәттәгечә, аның тормыш юлы, иҗаты турында сүз барачак. Кунаклар өчен чәй өстәле дә әзерләнә. Керү бәясе балалар өчен – 50 сум, олыларга – 120 сум.

Татар композиторы турында балаларга урысча гына сөйлиләр. Татарча програм юклыгын музей хезмәткәре белгечләр булмау белән аңлатты. "Татар телендә яхшы белгән музыкант табу – безнең өчен зур проблем. Өй эчендә генә сөйләшеп йөрүчеләр бар ул. Тик алар үз телләрендә халык алдында чыгыш ясарга кыенсына. Бәлки татар телен гомумән югалтып бару билгеседер бу", диделәр әлеге музейда.

Яңа Кырлайда татарча кичәнең кайчан буласы билгесез

Арча районының Яңа Кырлайда узган ел шау-шу куптарып ачылган Кыш бабай сараенда узачак тамашалар исемлеген карагач, "Менә бит, татар балаларына да бәхет ачылды" дигән уйга этәрә. Чыннан да, монда уза торган тамашада татар әкиятләре каһарманнары төп урынны алып тора. "Әкияткә сәяхәт урман таможнясында башлана: кунакларны Шайтан каршы ала да Кыш бабай янына озата бара" һәм башка матур сүзләр тезелеп киткән афишада.

Төркем оештырып алып килсәгез, татарча да уздырырга була

Ләкин татар телендә тамаша карарга теләүчеләрнең өметләре шунда ук киселә: бу татар каһарманнары, ни өчендер, урысча гына сөйләшә. Баксаң, моңа туристлар гаепле икән. Җитмәсә, шушы урысча сөйләшүче Кыш бабайның тору җире татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның музеенда урнашкан.

Азатлыкның "Татар балаларына нишләргә?" дигән соравына "төркем оештырып алып килсәгез, татарча да уздырырга була" диделәр. Ләкин ул төркемдә балалар саны 40тан да ким булмаска тиеш. "Гыйнварда бер көнне тулысы белән татарча итәчәкбез", дип тынычландырырга ашыкты оештыручылар. Әмма кайсы көн булачак ул, әле билгеле түгел.

Яңа Кырлайда Кыш Бабай сарае 3 декабьрдә эшләп китте, 25 гыйнварга кадәр кунаклар кабул итәчәк.

Кырлай музеена Казаннан махсус автобуслар йөри, алар Камал театры яныннан кузгалып китә. Бәяләре: зурларга – 2150 сум, мәктәп баласына – 1900, бакча баласына – 1400. Үз транспортың белән килсәң, бәяләр 1800, 1550 һәм 1050 гә кадәр төшә. Ашау өчен аерым түлисе.

"Туган авылым": Теләсәгез, Кыш Бабай татарча сөйләшер

Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда да Кыш Бабайга кунакка килергә була. Ул 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр "Туган авылым" милли комплексында "яши". Балалар өчен аерым Яңа ел тамашасы каралмаган.

Кыш бабайның өенә керергә, аның белән фотога төшәргә була, эчеңнән генә теләкләр теләп, чын авыл мичендә пешкән коймак белән чәй эчеп хозурлана аласың. Болар өчен 300 сум туләргә кирәк булачак.

Вакытны чикләмиләр. "Татарча теләсәгез, Кыш Бабай сезнең белән татарча сөйләшер", дип ышандырдылар "Туган авылым"да.

"Татар авылы" музее: "Татарча да булдырабыз"

Яшел Үзән районында урнашкан "Татар авылы" музее Яңа ел тамашасын шулай ук татар әкиятләре нигезендә иҗат иткән. Яңа ел якынлашканда музей Шүрәле яши торган сарайга әверелә, монда "урман сарыгы"ның үзенең йорты да, Убырлы карчык өе дә урын алган. Моннан тыш, музейда мичле авыл өе, тегермән, Суык бабай йорты, Тылсымчы йорты, җылы киемнәр һәм тәм-томнар сатучы кибетләр, шуа торган тау һәм башкалар бар.

Күбесе урысча тамаша сорый

Әкияткә кунакка килгән балалар Кар кызына Суык бабайны табарга ярдәм итәргә тиеш. Суык бабайны Шүрәле бикләп куйган, ә Суыксыз, билгеле инде, Яңа ел була алмый.

"Тамаша урысча бара. Кирәк булса, татарча да булдырабыз, безнең бөтен хезмәткәрләребез татар бит. Нинди төркемгә килгәнгә карап, әмма күбесе урысча сорый", дип сөйләде Азатлыкка музей мөдире Дамир Камалетдинов.

Ике сәгатьлек бәйрәм мең сум тора. Билет бәясенә Яңа ел тамашасында катнашу, бәйрәм бүләгеннән тыш, коймак белән чәй эчу, шулпа ашау, бүләк, атта йөрү керә.

Болгарда "татарча тамаша сораучы юк​"

Бәйрәм тамашалары атаклы Болгарда да уза. Монда да күбрәк туристлар өчен эшлиләр, кунакларны тарихи персонажлар – Хан, Ханбикә, Петр I, Әби патша (Екатерина II), һәм гадәттәгечә, Кыш Бабай белән Кар кызы каршы ала. Хикмәт, әмма алар барысы да урысча гына сөйләшә.

"Ханбикә кайбер сәламләү сүзләрен татарча әйтә ала, ә болай барысы да урысча узачак. Безнең програм күбрәк зурлар өчен каралган. Балалар өчен аерым тамашалар юк. Бездә ике дәүләт теле – аңлыйм мин моны. Ләкин татарча тамаша сораучы юк. Татарча экскурсия теләсәгез – рәхим итегез, ул бар. Тамаша түләүсез, ә экскурсия гадәти бәядән", дип сөйләде Азатлыкка Болгар музей-тыюлыгы вәкиле.

Зөядә исә "Укчы Никита һәм Сөембикә Ханбикә" исемле интерактив програм уза. Шулай ук барсы да урыс телендә генә.

Чаллыда татарча чара татар драма театрында гына

Чаллыда Татар драма театры
Чаллыда Татар драма театры

Татарстанның икенче иң зур шәһәре Чаллыда да татарча бәйрәм чаралары юк диярлек. Татар телендәге чыршы бәйрәме бары Чаллы драма театрында гына. "Тамашалар урысча да, татарча да бар, кем ничек тели", диделәр театрда. Казан театрларындагы кебек үк, монда да бәйрәм програмына спектакль карау кертелгән. Балалар Илгиз Зәйнинең "Урман club" спектаклен карый, аннары Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнә. Тамашалар 23-31 декабрь көннәрендә уза. Билетлар 250-300 сум тора.

Чаллының иң зур мәдәният сарае булган "ДК Камаз"да бер генә чыршы бәйрәме дә татарча бармый. "Нигә шулайдыр, белмибез. Бары тик урысча", диделәр бу мәдәният йортында. Биредә дә "Кыш Бабай сарае" булдырганнар. Тик ул да Пушкин телендә генә.

Чаллының курчак театрында шулай ук татарча бер тамаша да каралмаган. "Мөгаен, татар телле режиссер булмагангадыр", диделәр аптырап театрда. Узган ел татарча чыршы бәйрәмнәре булган икән. "Татарчаны татар драмтеатры куядыр, шуннан эзләгез", дип бу сораудан тизрәк котылырга тырыштылар курчак театрында.

31 декабрь Кыш бабайны өйгә чакыру бәясе арта

Чыршы бәйрәменә билет алып өлгермәгәннәргә яисә Кыш бабайны өйгә чакырырга теләүчеләр өчен Яңа ел якынлашкан саен бәйрәм тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк. Мәсәлән, Кар Кызын ияртеп өйгә килгән Кыш Бабай хезмәте өчен 1600дән алып 2000 сумга кадәр акча сорыйлар. 30-31 декабрь көннәре якынлашкан саен, бәя дә арта – ул көннәрдә Кыш бабай чакыру 2500-4000 сумга төшәчәк. 31 декабрьдән соң – 2500 сум чамасы.

Хәләл ризыклы "Кышкы алан"

Яңа ел – ул безнең бәйрәм түгел, дип фикер йөртүчеләргә, Казанда эшләүче "Сабыйлар" балалар үзәге татар балаларын каникулда "Кышкы алан"га чакыра.

2-6 гыйнвар көннәрендә балалар иртәнге тугыздан көндезне сәгать өчкә кадәр тулысынча татар мохитендә булачаклар, дип белдерә оештыручылар. Балалар өчен ике остаханә һәм күмәк проект төзү каралган. Сабыйларга рестораннан китерелгән хәләл ризык ашатачаклар. Аланның бәясе 3500 сум.

XS
SM
MD
LG