Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулдагы террор гамәлендә катнашуда шикләнелгән 27 кеше тоткарланган


Теракт булган клуб ишегалды.
Теракт булган клуб ишегалды.

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы төнге клубка һөҗүм итүченең кем икәнлеге билгеле дип белдерә, ләкин аның исемен атамый.

Төркиядә Истанбул төнге клубына һөҗүм оештыручыларны эзләү кысаларында 27 кеше тоткарланган. Фаразларга караганда, алар төнге клубка һөҗүмне үз өстенә алган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзалары, дип яза Hurriyet басмасы.

Чәршәмбе иртәнге якта Измирда төрек полициясенең әлеге эш нигезендә шикләнелүче биш кешене тоткарлавы билгеле булды.

Шулай ук бүген Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы белдерүенчә, төнге клубта атыш оештырган кешенең кем икәнлеге билгеле. Аның исемен әлегә атамыйлар. Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, ул Кыргызстан ватандашы булырга мөмкин, ләкин мәгълүматны рәсми раслау юк.

Дүшәмбе һәм сишәмбедә 16 шикле кеше тоткарланган иде, аларның икесе чит ил кешеләре.

Яңа ел төнендә Истанбулның Reina төнге клубында атыш булды. Хакимият аны террор гамәле дип атады. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем үз өстенә алган дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG