Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымдагы вазгыять хакында үз фикере булганнарның авызын томалыйлар"


Кырым журналисты Николай Семена
Кырым журналисты Николай Семена

"Русия хакимиятләре Кырымдагы вазгыять хакында үз фикере булганнарның авызын томаларга тырыша. Кырым журналисты Николай Семена өстеннән ачылган җинаять эше моңа бер дәлил", диде адвокат Эмиль Курбединов.

Дистә еллар буе журналистикада эшләгән Кырым журналисты Николай Семена өстеннән ачылган җинаять эше ахырына якынлаша. Аны Русия кануннары нигезендә Русия федерациясенең бөтенлеген бозуга чакыруда гаеплиләр, ул Росфиннадзор федераль хезмәтенең экстремистлар исемлегенә дә кертелгән. (Бу исемлеккә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров та кертелгән - ред.)

"Мине бу исемлеккә бер нигезсез керттеләр, минем кеше хокукларым канунсыз рәвештә чикләнде. Миңа каршы ачылган җинаять эше Русиядәге гражданнар җәмгыятенә, кеше хокукларына Русия хакимиятләре ясаган һөҗүмнең бер өлеше. Минем язмаларым Кырымга кагыла иде, барлык халыкара кануннар буенча бу территория Русиянеке түгел. Кырымда уку йортларында милли телләрне, әдәбиятны укыту минималь дәрәҗәгә төшерелде, тарих фальсификацияләнә, урыслаштыру бара, Кырымтатар Мәҗлесе тыелды, украин мәдәни-агарту оешмаларының активистлары Кырымнан куып чыгарылды. Кырым мәхкәмәләре хакимиятләр күрсәтмәсе белән карарлар чыгара. Русия мәхкәмәләре кебек Кырым мәхкәмәләре дә хакимиятнең репрессив системаның бер өлеше буларак башка фикердә булганнарны эзәрлекли. Кырымда булган үтерүләр, кешеләрнең югалулары, канунсыз тоткарлаулар тикшерелми, гаеплеләр җаваплылыкка тартылмый, Кырымда яшәүчәләргә карата хәвефле янаулар дәрәҗәсе арта", дип белдерде Николай Семена.

Николай Семенаның адвокаты Эмиль Курбединов бу җинаять эше хакында сөйләп, хакимиятләр үз фикере булган кешеләрнең, журналистларның авызын томаларга тырыша ди.

Эмиль Курбединов: "Кырымдагы вазгыять хакында үз фикере булганнарның авызын томалыйлар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

"Кырымтатарлардан, Кырым мөселманнарыннан тыш башка активистлар һәм журналистларга да басым ясала. Мәсәлән, журналист Николай Семенаның җинаять эше моңа бер мисал. Бу Русиянең махсус хезмәтләренең Кырымда булган журналистларга, гомумән, Русия территориясендә булганнарга бер сигнал булып тора.

Николай Семена Кырым белән бәйле вазгыять, аның Русия Федерациясе юрисдикциясенә күчүе уңаеннан үз фикерен бәян иткән иде. Аның "Русия күп халыкара кануннарны бозды" диюен Мәскәү сепаратизм дип кабул итте. Менә шул сәбәптән аңа каршы җинаять эше ачылган иде, аны белгән, аның белән таныш булган журналистларда тентүләр узган иде, аларның компьютерлары, фотоаппаратлары алынган иде. Менә шундый рәвештә аларга басым ясалды. Хәзер Николай Семена өстеннән ачылган җинаять эшенең тикшерүе тәмамлануга бара, ул мәхкәмәгә тапшырылачак.

Шулай итеп, мондый ысуллар белән Русия Кырымдагы һәм, тулаем алганда, Русиядәге вазгыять хакында үз фикере, позициясе булганнарның авызын томаларга тырыша", диде Азатлыкка адвокат Эмиль Курбединов.

XS
SM
MD
LG