Башкортстан җитәкчесеннән Уфа мэрын эштән алуны сорыйлар
Уфада яшәүче бер төркем кеше шәһәр мэры Ирек Ялаловны вазифасыннан алуны сорап Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка хат юллаган. Алар Уфа урамнарының юллардан чистартылмавына ризасызлык белдерә. Моннан тыш change.org сәхифәсендә “Мэрны Уфа юлларын чистартырга мәҗбүр итәргә” дип исемләнгән петициягә имзалар җыю дәвам итә. Петициягә инде 16 меңнән артык кеше кушылган. Анда да, юллар кардан чистартылмаса, шәһәр башлыгының эшеннән алынырга тиешлеге язылган.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?