Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИнтехБанктан акчаларны кайтарыр өчен өч банк сайланды


Банк хисапларына салынган акчаларны иминиятләштерү идарәс ИнтехБанктагы акчаларны Саклык банкы, ВТБ24 һәм Ак барс банк аша кайтарачак.

ИнтехБанк мөштәриләренә иминиятләштерелгән акчаларын 12 гыйнвардан кайтара башлаячаклар, дип хәбәр итә Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү идарәсе.

Һәр банк-агент бары тик билгеле бер төркем мөштәриләр белән генә эшли. Мөштәриләрне яшәү урыннарына һәм фамилияләренең беренче хәрефләренә карап бүлгәннәр. Әйтик, А-С, A-Z хәрефләренә башланган фамилияле һәм Казан, Мәскәү, Петербур, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләрендә яшәүчеләр акчаларын Саклык банкыннан алырга тиеш.

Мөштәриләр әлеге банкларның теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Акчаларны алу өчен паспорт кына кирәк. Акчаларның 1,4 млн сумы иминиятләштерелгән.

23 декабрьдә Русия Үзәк банкы ИнтехБанкта вакытлы идарә урнаштырды.

ИнтехБанк Татфондбанк партнеры санала, 15 декабрьдә Татфондбанкта вакытлы идарә кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG