Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының беренче томы тәкъдим ителде


"Миллият сүзлеге"нең беренче томы тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабының беренче томы тәкъдим ителде

Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылучы сүзлек өч томлы булачак. 2016 ел азагында аның беренче томы бастырылган, анда "А" хәрефенә башланган сүзләрдән алып, "И" хәрефенә башланган сүзләргә кадәр мәгълүмат урнаштырылган.

Пәнҗешәмбе Казанда узган матбугат очрашуында Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин бу басманың чыгуын татар милләте, теле, тарихы өчен зур вакыйга дип атады. Сүзлек өч мең данә тираж белән чыккан һәм аны китап нәшрияте кибетләрендә 1200 сумга сатып алырга мөмкин. Киләчәктә “Миллият сүзлеге” Татарстан китап нәшриятының электрон кибетендә дә урнаштырылачак.

Илдар Сәгъдәтшин билгеләп үткәнчә, яңа басылган сүзлекнең 1,7 мең данәсе Татарстан китапханәләренә таратылачак. Сүзлекнең икенче томын 2017, өченче томын 2018 елда бастыру күздә тотыла.

"Миллият сүзлеге" тышлыкларын Татарстанның атказанган рәссамы, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина бизәгән.

"Әти бу китапка мәгълүматны гомер буе туплады, җыйды. Аерым сүзләр, аерым гыйбарәләрне туплаганнан соң, системга кертү мәсьәләсе килеп басты. Моның өчен ул компьютерда эшләргә өйрәнде", диде Алсу ханым.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов "Миллият сүзлегенең" өстәл китабы булачагын фаразлады. "Моны укып кына чыксаң да, татарлыгыңның ничә процент икәнен беләсең", диде берлек җитәкчесе.

Язучы-публицист Газинур Морат әлеге хезмәт Адлер Тимергалинны Риза Фәхретдин, Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт, Һади Атласи дәрәҗәсенә күтәрәчәк, дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG