Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 07:04

Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә инглиз математигы, шагыйре һәм язучысы Льюис Кэроллның 1865 елда дөнья күргән "Алисә могҗизалар илендә" ("Alice’s Adventures in Wonderland") әсәреннән өзек тәкъдим итәбез.

1 бүлек. Аска, Куян Оясына

Алисә сеңлесе белән бергә яр буенда утыра иде. Бернидән дә кызык тапмыйча, ул тәмам арый башлаган иде инде. Берме, икеме тапкыр ул сеңлесе укып утырган китапка борынын сузып карап алды, әмма анда рәсемнәр дә, шигырьләр дә юк иде. "Рәсемсез, шигырьсез китап кемгә кирәк инде?" – дип уйлап куйды Алисә.

Шуңа да ул, уйга бирелеп (әлбәттә, монысы да хәленнән килгәнчә генә инде, чөнки эссе көн аны йокымсырата иде), алтын чәчәкләрдән (маргаритка) такыя үрергәме икән әллә дип хыяллана башлады, әмма торып басып, алтын чәчәкләрне җыярга кирәк булуы гына аны туктатты, һәм шунда, кинәт кенә аның янында алсу күзле Ак Куян килеп чыкты.

Монда гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк иде; Алисә Куянның үз-үзе белән сөйләшеп, "Ай-һай, соңга калам бит!" дигәненә дә аптырамады (бу хәлләр турында соңрак искә төшергәч, ул мондый вакытларда гаҗәпләнергә дә кирәк булгандыр дип уйлады, әмма менә бу мизгелдә аңа бар да табигый тоелды шул). Әмма Куян жилет кесәсеннән тартып чыгарган сәгатенә карап, ашыгып торып чапкач, Алисә шунда ук сикереп басты. Моңарчы беркайчан да жилеты, кесәсе булган куянны да, куяннарның сәгатькә карауларын да күрмәгәне миеннән яшен булып узгач, ул, кызыксынуына түзә алмыйча, болын аркылы куян артыннан йөгерә башлады һәм, бәхеткә, куянның читән астындагы зур өнгә кереп киткәнен күреп калырга өлгерде.

Ике дә уйлап тормастан, Алисә аның артыннан өнгә сикерде, ә бит башта уйлап алу начар булмас иде – һәрхәлдә, кире чыгуы турында.

Өн башта гади туннель сыман тигез генә барды да, кинәт кенә өзелде, бу шулкадәр көтелмәгәндә булганга, Алисә галәмәт тирән коега төшә башлавын аңларга да җитешмәде.

Әллә коесы бик тирән булды, әллә үзе бик әкрен егылды, әмма тиздән кая килеп эләккәнен тикшерер өчен дә, хәзер нишләргә кирәклеген уйлар өчен дә вакыты күп булуы ачыкланды.

Беренче эш итеп, ул аска карады һәм кая очканын аңларга тырышты, әмма анда бик караңгы һәм берни күренми иде; шуңа күрә аннан соң ул коеның диварларына карады һәм анда бихисап шкафлар һәм китап киштәләре торганын күрде; тегендә һәм монда хариталар да, төрле-төрле рәсемнәр дә күзгә чалынды. Очып барышлый, ул бер киштәдән ниндидер банканы тартып алды, караса, анда "Әфлисун кайнатмасы" дип язылган икән, әмма, ни кызганыч, ул буш булып чыкты. Берәүнең дә башын тишмәс өчен, ул, әлеге дә баягы, очып барышлый, банканы бер киштәгә куеп калдыра алды.

– Хуш, – дип уйлады Алисә, – мондый егылудан соң мин баскычтан мәтәлеп төшкәнгә еламам инде! Нинди кыю кыз диярләр инде мине өйдә! Нигә, мин, бәлки, өй түбәсеннән сикерсәм дә “ых” та итмәм! (Ул чамадан тыш хаклы иде).

Аска, аска, аска. Беркайчан да төшеп җитмәс инде әллә ул?

– Ничә миль очтым икән инде мин? – диде ул кычкырып. – Җирнең үзәгенә җитә язганмындыр инде. Әйе, шулайдыр: дүрт мең миль үтелгәндер.

(Эш шунда ки, Алисә мәктәбендә үтә торган дәресләрдә мондый әйберләрне күп итеп өйрәнде, хәзер белемнәрен күрсәтү өчен иң уңайлы чак булмаса да, ник дигәндә, тыңлар кеше юк иде, ул барыбер боларны сөйләүдән баш тартмады).

– Әйе, ераклыгы дөрестер дә, ә менә параллельләре белән меридианнары нинди икән?

(Алисә параллельнең дә, меридианның да нәрсә булуы турында берни белмәсә дә, аңа шундый озын һәм матур сүзләрне әйтү ошый иде).

Бераздан ул тагын сөйләшергә тотынды.

– Ә мин Җир аркылы егылып төшсәм ни булыр икән? Бик күңелле булыр инде. Чыгармын да менә, ә анда – аякларын өскә күтәреп, башларында йөрүче кешеләр! Антипатыйлар бугай (хәзер ул бу сүзләрен беркем дә ишетмәсә дип теләде, чөнки бик дөрес яңгырамаганын аңлады).

– Тик миңа нинди илгә килеп төшүемне сорарга кирәк булачак. Гафу итегез, мадам, бу Яңа Зеландияме, әллә Австралияме?

(Алисә әле сөйләшә-сөйләшә, реверанс та ясамакчы булды – һавада очып барганда, әкәмәт күренеш бу! Ничек, үзегез һавада реверанс ясый алыр идегезме соң?)

– Ләкин ул апа мине берни белми торган җүләр кыз дип уйлаячак бит! Юк, мин беркемнән дә сорамам, анда илнең исеме язылмый калмас әле.

Аска, аска, аска. Вакытны уздырыр өчен бер эш тә юк иде, һәм Алисә бераздан тагын сөйләшә башлады.

– Динә мине бүген бик сагыныр инде, миңа калса (Динә аның песие иде). – Кадерле Динәм! Минем белән бергә егылсак икән! Монда һавада бер тычкан да булмаса да, син, мәсәлән, ярканатлар тотыр идең. Алар да бит тычканнар кебек. Әмма песиләр ярканатларны ашыймы соң?

Һәм менә Алисә янә йокымсырый башлады, һәм, үз-үзе белән сөйләшеп, йокы аралаш кына “Песи ярканатларны ашыймы? Песи ярканатларны ашыймы? Һәм, вакыт-вакыт, “Ярканат песиләрне ашыймы?” дип сорашты. Әмма, сорауларның берсенә дә җавап бирә алмагач, нәрсә сорасаң да бер түгелмени инде?

Аннары Алисә чынлап та йоклап китте, һәм хәтта төш күрә башлады: имеш, Динәсе белән бергә атлап, песиенә бик җитди генә итеп, сорау бирә икән: “Ә хәзер, Динә, әйт миңа дөресен, син ярканатлар ашадыңмы?”

Шулчак кинәт кенә, бах! Бах! Ул чыбык-чабык һәм яфрак өеменә килеп төште һәм озакка сузылган егылу тәмамланды.

Алисә бер җирен дә, бераз гына булса да, авырттырмады, һәм шунда ук аягына сикереп басты: ул өскә карады, әмма анда кап-караңгы иде, ә менә аның каршында исә тагын бер озын туннель күренде, һәм каяндыр шунда Ак Куян да күзгә чалынды, ул янә бар көче белән йөгерә иде. Вакытны бушка югалтмаска теләп, Алисә җилдәй җитез булып, аның артыннан томырылды, һәм менә, Куян почмакта борылам дигәндә генә, ул аның уфылдаганын ишетеп калды:

– Аһ, колакларым һәм мыекларымны чаккыры, соңарам бит!

Алисә почмакка җиткәндә, аны тотам дигән генә иде, әмма Куян инде тәмам күздән югалды, ә Алисә үзе түшәмгә эленгән лампалар белән яктыртылган озын тәбәшәк залга килеп керде.

Бөтен диварларда ишекләр булса да, аларның барысы да бикле булып чыкты. Алисә бөтен залны айкап чыгып, бөтен ишекләрне дә тотып карагач, бик моңсуланып, залның уртасына килеп басты, һәм моннан ничек чыгачагы турында уйлады.

Кинәт кенә ул өч аяклы кечкенә генә пыяла өстәлне күреп алды, анда бер нәни алтын ачкычтан кала берни дә юк иде. Алисәнең башына килгән беренче фикере, әлбәттә, бу ачкычның бүлмәдәге кайсы да булса ишеккә туры килүе турында булды, әмма, нинди бәла! Йә йозаклар артык зур, йә ачкыч артык кечкенә булып чыкты, һәрхәлдә, аларның берсен дә ачып булмады. Шулай да, икенче тапкыр ишекләрне тикшерә башлагач, ул башта игътибар иткән пәрдәне күреп алды, аның артында биеклеге 15 дюймнан да артмаган кечкенә ишек иде. Ул аны кечкнә алтын ачкыч белән ачып карады һәм, бәхеткә, ул туры килде!

Алисә ишекне ачты: аның артында күсе оясыннан да киңрәк булмаган тар гына коридор башлана иде. Ул тезләнде дә, ишеккә карады. Коридор искиткеч гүзәл бакчага илтә торган булып чыкты. Бу караңгы залдан чыгып, матур чәчәкләр үскән, салкынча су бәреп утырган фонтанлы бакча буйлап ничек кенә йөрисе килсә дә, ул ишеккә башын да тыга алмый иде. “Һәм башымны ишеккә тыгалсам да, – дип уйланды мескен Алисә, – гәүдәмнән башка аның файдасы бик булмас. Эһ, телескоп кебек бәләкәйләнеп булса иде ул! Ничек башларга икәнен белсәм, булдырыр идем дә бит!

Чыннан да, күрәсезме, соңгы сәгатьләрдә мәңге булалмастай тоелган күпме вакыйга башыннан узгач, Алисәнең бөтенләй булмастай хәлләр дөньяда бик аз дип уйлый башлавы гаҗәп түгел.

Бәләкәй ишек янында басып көтеп торуның бер мәгънәсен дә күрмәгәнгә, ул янәдән өстәл янына килде. Дөресен әйткәндә, аның күңелендә башка ишеккә ачкыч, яки кешеләрне телескопларны кыскарткан кебек кыскартырга өйрәтә торган китап табырга өмет бар иде. Нәкъ менә шул вакытта ул өстәлдә кечкенә генә савыт тапты (“Әлбәттә, моңарчы ул юк иде”, – дип әйтте Алисә), савытның муенына “ЭЧ МИНЕ” дигән зур матур сүзләр язылган кәгазь беркетелгән иде.

Әлбәттә, бу бик кызыктыра торган сүзләр иде, әмма Алисә, акыллы кыз булганга, шунда ук савытка үрелергә ашыкмады. “Юк, мин башта карыйм әле”, – диде ул, – монда агу дип язылмаган микән.

Алисә янып һәлак булган, яки кыргый җанварлар кулына эләккән, һәм башка начар хәлләргә юлыккан балалар турында күп нәни хикәяләр укыган иде. Барысын да һәлак иткән бер генә нәрсә бар – алар дуслары өйрәткән гади кагыйдәләрне онытканнар: мәсәлән, кайнар кисәү агачын озак тотсаң, пешәчәксең, яки, мәсәлән, әгәр бармагыңны пычак белән бик тирән итеп киссәң, ул канаячак һәм башкалар, һәм башкалар. Һәм әлбәттә, ул белә иде: әгәр дә “агу” дип тамгаланган савыттан күп эчсәң, сиңа бер дә яхшы булмаячак.

Хәлбуки, бу савытка “агу” дип язылмаган иде, шуңа да, Алисә аны эчеп карарга булды. Эчемлек бик тәмле булып чыкты (дөресен әйткәндә, ул чия бәлеше, йомырка тәбәсе, ананас, кыздырылган күркә, һәм майда кыздырылган икмәк тәмнәреннән тора иде), савытның бушаганын ул сизми дә калды.

– Нинди гаҗәеп хис! – диде Алисә. – Мин чыннан да телескоп кебек кыскарам бугай!

Вә бу чыннан да шулай иде: хәзер аның буе 10 дюйм гына булып калды. Кечкенә ишектән чыгып, мәһабәт бакчага эләгү өчен буе җитәрлек булуын аңлагач, аның йөзе яктырып китте. Әмма башта ул берничә минут көтте. Кем белә, бәлки, ул тагын кыскарыр? Ул бу хакта бераз пошаманга бирелергә дә өлгерде.

– Ә бәлки мин кечерәйгәннән-кечерәя барырмын да, шәм кебек кенә калырмын, аннан бөтенләй юкка чыгармын! – дип уйлады ул. – Кызык, алайса, минем буем нинди булыр иде икән?

Һәм ул шәм сүнгәч, шәм ялкынының нәрсәгә охшаганын күз алдына китерергә тырышты – әмма булдыралмады, чөнки, бәхеткә, аңа мондый хәлне күрергә туры килмәде әле.

Бераз көткәннән соң, бер үзгәреш тә булмаганын аңлагач, ул бакчага таба йөгермәкче иде, әмма, и мескен Алисә! Ишеккә җиткәч кенә, нәни алтын ачкычны өстәлдә калдыруын аңлады. Өстәлгә кире килсә, ачкычны инде кулга төшереп булмавы ачыкланды. Алтын ачкыч пыяла аркылы бик яхшы күренеп ята иде. Алисә өстәлгә аяклары буйлап та үрмәләп карады, әмма бу да барып чыкмады, чөнки аяклар да пыяла һәм тайгак иде. Ахыр чиктә, инде фәлән тапкыр өскә шуышып карап, кире артка шуып киткәннән соң, мискинә идәнгә килеп утырды да, елап җибәрде.

– Җитәр, елап, үзеңә булышалмассың! – диде Алисә үз-үзенә, шактый кырыс кына итеп. – Хәзер үк туктарга киңәш итәм!

Алисә, гомумән, үз-үзенә бик яхшы киңәшләр бирә иде (гәрчә аларга бик сирәк иярсә дә), һәм кайчагында ул үз-үзен шундый кырыс итеп ачуланып, елар хәлгә җиткерә иде. Шулай бервакытны ул, үзе белән крокет уйнаганда алдашкан өчен үз колагын тартты. Бу хыялый бала үзен ике кеше итеп күз алдына китерергә бик ярата иде.

– Ә хәзер бу да булышмас, – дип уйлады бичара Алисә. – Ике кеше булып кылануың да! Хәзер миннән бер тәртипле кыз да чыкмас!

Һәм шул мизгелдә өстәл астында яткан кечкенә генә пыяла сандыкка күзе төште. Ул аны ачты да, бик нәни генә бөккән тапты. Аның өстенә йөзем белән “АША МИНЕ!” дип язылган иде.

– Хуш, мин моны ашармын, – диде Алисә, – һәм әгәр дә бу мине зурайтса, мин ачкычны алырмын, ә әгәр кечерәйтсә, ишек астыннан чыга алырмын, һәм барыбер бакчага эләгермен!

Ул бераз гына капты да, бик борчылып үзенә-үзе әйтте:

– Ничек, ничек? Үстемме, кечерәйдемме?

Ул үзенең үскәнен белеп торыр өчен кулын баш түбәсендә тотып торды, һәм, буе үзгәрмәнен аңлагач, бик гаҗәпләнде.

Гадәттә, бөккән ашаган кешеләр белән шулай була да инде ләбаса, әмма Алисә беркайчан да булмый торган хәлләрнең булуына өйрәнеп барганга, бераз кәефсез дә калды.

Һәм менә ул янә бөккәнгә тотынды да, бик тиздән аны ашап та бетерде.

Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

тәрҗемәханә

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән яңа шәлкем ачып җибәрде. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG