Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дождь: "Шәймиев Путиннан Татарстан президенты атамасын калдыруны сорарга мөмкин"


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Дождь телевидениесе хәбәр итүенчә, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Мәскәү белән Казан арасындагы шартнәмәгә Татарстан президенты вазифасын саклап калу турында маддә кертүне тәкъдим итәргә мөмкин.

18 гыйнварда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия президенты Владимир Путин белән очрашырга җыена. Очрашуда сүз федераль үзәк белән Татарстан арасында яңа шартнамә турында да барырга мөмкин диелә. Казан әлеге килешү ярдәмендә республика президенты вазифасын калдырырга өметләнә, дип яза Дождь телеканалы үз чыганакларына таянып.

Телеканал мәгълүматларына караганда, очрашуда Шәймиев Путинга Татарстан президенты вазифасын федераль канунга каршы килмәслек итеп саклау турында сөйләргә мөмкин. Бәлки, ул Татарстан һәм Русия арасындагы шартнамәгә президент вазифасы турында маддә кертүне тәкъдим итәр, диелә.

Татарстан белән федераль үзәк арасында төзелгән Вәкаләтләр бүлешү шартнамәсе статусы ягыннан Русия конституциясеннән түбәнрәк, ә федераль кануннардан югарырак тора. 2017 хәзер шартнамәнең мөддәте тәмамлана.

Бүгенге көндә Рустәм Миңнеханов Русиядә президент вазифасын саклап калган бердәнбер төбәк башлыгы.

XS
SM
MD
LG