Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:19

Татфондбанк белән Интехбанктан акчаларын ала алмаучыларга митинг рөхсәт ителде


13 гыйнварда узган пикетта

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучы бер меңләп эшмәкәр 21 гыйнварда Тинчурин бакчасында митингка җыелыр дип көтелә. Алар Татарстан һәм федераль җитәкчеләрдән бу банкларны санацияләүне таләп итәчәк

Акчаларын Татфондбанк белән Интехбанк хисапларыннан ала алмаучылар 21 гыйнварда митингка җыелачак. Тинчурин бакчасында үтәчәк ризасызлык чарасына чакыру социаль челтәрләрдә тарала.

Чара Казан мэриясе белән килешенгән. Митингта тәртипне 30лап полиция хезмәткәре саклаячак.

Татарстан һәм федераль җитәкчеләрдән банкларны санацияләүне (тернәкләндерү) таләп итү төп шигар булачак. Митингка банклардан зыян күргән бер меңләп эшмәкәр чыгар дип көтелә.

13 гыйнвар Казанда Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар пикетка чыккан иде. Пикетчылар Татфондбанкны санацияләүне һәм Татарстан банкларындагы кризисны тикшерүне таләп итте.

Пикетны Ирек мәйданында уздырмакчы иделәр. Ләкин Казан хакимияте Тинчурин бакчасын гына бирде.

21 гыйнварга планлаштырган митингны да банклар мөштәриләре Мулланур Вахитов һәйкәле янында уздыру турында гариза тапшырган иде. Ләкин ул көнне Вахитов һәйкәле янында башка чара була дип, монысын да йә Тинчурин бакчасында, йә Петров паркында оештырырга тәкъдим иткәннәр.

XS
SM
MD
LG