Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:33

Батулла Шәймиевнең мөмкин хатасын да аның зирәклеге белән аңлатты


18 гыйнвар Казанда Татарстанның 1989-2010 еллардагы җитәкчесе Миңтимер Шәймиевкә багышланган “Илбашы” китабы чыгу уңаеннан матбугат очрашуы узды. Күккә чөеп мактау сүзләре белән генә барган очрашуны Азатлык хәбәрчесе китап авторы Рабит Батуллага: “Шәймиевнең бер хатасы да булмадымыни? Булса, ниндиен әйтә алыр идегез?” дигән сорау биреп кенә җанландырды.

"Илбашы" китабы авторы язучы Рабит Батулла Актанышның Әнәк авылыныннан чыккан игенче малаен тирән зиһен иясе дип бәяли. Китапны тәкъдим итү чарасы да Шәймиевнең шул даһилыгын кат-кат кабатлау, аны төрлечә мактау сүзләре белән генә барды. Шуның сурәтендә Азатлык хәбәрчесенең китап авторы Рабит Батуллага: “Шәймиевның бер хатасы да булмадымыни? Булса, ниндиен әйтә алыр идегез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итүе шактый салкын бүлмәдә утырган мәҗлесне җанландырып җибәрде. Батулла җавабын шаярып башласа да, ахырга таба җитди тонга күчте.

“Хатадан берәү дә хали түгел. Шәймиев аны үзе дә белә. Кайберләрен төзәтә дә бара. Кайберләренә үкенә. Хаталарын кабатламаска тырыша. Бәлки аларны хата дип атап та булмыйдыр”, дип башлады сүзен Рабит Батулла. Бу уңайдан ул Шәймиевнең ихтимал хатасы буларак Татарстанда татар телен латин имласына күчерү карарын кабул итү һәм соңрак Мәскәү басымы астында шул карардан шыпырт кына ваз кичүне искә алды. Әмма Батулланың сөйләгәненнән моның кайсын хата итеп санавы һич аңлашылмады - латинга күчү карарымы, әллә инде аннан ваз кичүме.

Латин графикасын кабул иттермәүчеләрнең берсе – Миңтимер Шәймиев. Хатамы бу? Хата түгелме бу? Китапны укыгач, аңларсыз

“Латин графикасын кабул иттермәүчеләрнең берсе – Миңтимер Шәймиев. Хатамы бу? Хата түгелме бу? Китапны укыгач, аңларсыз. Шәймиевкә җавап бирү кыен иде. Бу эшне фәрманы белән Русия президенты тыйды (чынында татар һәм башка милли телләрне латин имласыннан тыю Русия Дәүләт думасы кабул иткән канун нигезендә булды - ред.) Татар телен латин имласына күчерү карары һәм яңа әлифба исә нәкъ менә Шәймиев президентлыгы чорында һәм аның фатихасы белән 1999 елның сентябрендә кабул ителде. Ул вакытта Шәймиев моңа каршы түгел иде. 2001-нең 1 сентябрендә карар инде өлешләп үтәлә дә башлады.

Шәймиевнең латинга карашы бу эшкә Мәскәү аяк чалырга тотынгач капма-каршыга үзгәреп куйды - 2002 ел гыйнварында Дума Русиядәге милли азчылыкларның телләре, әгәр дә алар рәсми статуска ия икән, фәкать урыс имласында гына була ала дигән канун кабул итте, Мәскәү андагы йомышлы татарлардан "Безгә латин кирәкми!" дигән мөрәҗәгать яздыртты һәм инде шуннан соң Шәймиев тә, элегрәк латинның кирәклеген аңлатса да, хәзер инде кирил язуында калуның мөһимлеген алга сөрә башлады.

Матбугат очрашуында Батулла аның бу карашын болай аңлатты: “Бүгенге көндә Шәймиевның трактовкасы мондый: Без латинны кабул иттек ди, ярый, безнең нинди шрифтта язуыбыз Думаның эше түгел, бу вәкаләт Татарстанныкы гына. Вәкаләтне кулланып кабул иттек, ди, тик Татарстанда гына булачак бит ул. Бөтен татарлар, мишәрләр, себердәгеләр кирилда калачак бит. Тиражлар болай да аз, аннан тагы кисәбез дә, куябыз. Бу татар халкын таркалуга китерер иде.

Шәймиев шулай тирән уйлый. Бу мәсьәләдә Миңтимер зиһене бөтенебезнекеннән дә артык

Шәймиев шулай тирән уйлый. Бу мәсьәләдә Миңтимер зиһене бөтенебезнекеннән дә артык. Кабул ителсә, латин барча татарлар өчен булырга тиеш. Татарстан өчен генә түгел”, дип йомгаклады җавабын Батулла.

Шулай итеп Шәймиевнең мөмкин хатасы берничә минут эчендә аның даһилыгының бер мисалына әйләнде.

Рабит Батулла китабының тулы исеме – “Илбашы. Татарстан республикасының беренче президенты, татар халкының олуг шәхесе Миңтимер Шәймиев турында хикәяләр”.

“Илбашы” ике мең данә тираж белән чыккан. Бәясе 180 сум. Ул әдәби-документаль жанрда, 71 хикәядән тора. Барлык фактлар Миңтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым сүзләренә, шулай ук документларга нигезләнеп язылган. Автор Шәймиев турында булган фикерләрне 1990 елдан ук тасмага яздырып барган, әлеге чыганаклардан да файдаланган.

Чарада, автордан тыш, китапның әдәби мөхәррире Газинур Морат һәм Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин катнашты.

Китапның электрон варианты да бар. Киләчәктә аны Татарстан китап нәшрияты сайтына куячаклар, бу аларның коммерция проекты булып бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG