Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:49

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә 80 яшь тула. Тарихка "Без булдырабыз!" дигән шигаре белән дә кереп калган җитәкче нәрсәләр булдырды һәм нәрсәләр булдырмый калды? Азатлык дәүләт хезмәтендә булганнар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм журналистлар белән Шәймиевнең төп казанышларын һәм хаталарын барлады.

Мортаза Рәхимов, Башкортстанның элекке президенты:

Шәймиевнең казанышы

– Миңтимер Шәрип улы – минем өчен туганнан да якын, бик тә ышанычлы дус, фикердәш, олы акыл иясе. Бер чорда ике тугандаш республиканың җитәкчеләре булып хезмәт итергә насыйп булды. Ул чор бик катлаулы вакыйгалар белән илебезне какшатты. Шул чакта без икебез дә бер уй белән илебезне таркатуга каршы чыктык. Аны саклап калу өчен көрәштек.

Бүгенге Татарстан - Миңтимер Шәрип улы җитәкчелегендә башкарылган эшләрнең җимеше ул

Соңыннан инде Русия таркалу алдында торганда аның бөтенлеген саклап калу өчен күп көч салынды. Русиянең бөтенлеген ныклы субъектлар гына тәэмин итәчәген яхшы белә идек. Шуңа да Татарстан белән Башкортстан, куәтле республикалар буларак, үзләренең икътисадларының бәйсезлеген игълан итте.

Бүгенге Татарстан - Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә башкарылган эшләрнең җимеше ул. Без аның белән һәрвакыт бәйләнештә булдык. Мәскәүдә дә, Казанда да, Уфада да очрашулар булып торды, туганнарча яшәдек, дөнья көттек.

Ул бүген Дәүләт киңәшчесе булып бик күп эшләр башкара. Татарстан халкы үзенең беренче президенты белән бик тә бәхетле дип әйтер идем.

Шәймиевнең хатасы

(Рәхимов Шәймиевнең хатасын телгә алмады.)

Ирек Мортазин, журналист, 1999-2001 елларда Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:

Шәймиевнең казанышы

Шәймиевнең иң зур казанышы һәм хатасы нинди дигәнгә, мин икесенә дә ТАИФ дип җавап бирер идем. Аның иң зур уңышы – ТАИФ, чөнки балалары Русиянең иң бай кешеләре булды. ТАИФ ширкәтенең күпчелек хиссәләре (акцияләре) кем кулында икәнлеген бөтен кеше дә яхшы белә, әлеге кешеләр Forbes исемлегенә керә.

Шәймиевнең хатасы

Шәймиевнең иң зур уңышсызлыгын да мин – ТАИФ дип саныйм. Суверенитет турындагы сүзләр аның хакимияткә килеп бар булган мөмкинлекләрне үз файдасына куллану, гаиләсенең финанс ягыннан уңышка ирешүе өчен күз буяу гына иде. Суверенитет, бәйсезлек, демократия турында күпме генә сүзләр булмасын, барсы да кулдан ычкынды.

Татар теленең үсешен генә алып карагыз. Нәрсә, без күбрәк татарча сөйләшә башладык дип уйлыйсызмы? Юк! Мәктәпләрдә атнасына дүрт сәгать татар телен укыту ни соң? Минем кызым мәктәпкә кергәнче татарча иркен сөйләште. Мәктәпне бетергәндә ул татарча бөтенләй сөйләшмәү дәрәҗәсендә иде. Аңа татарча эндәшсәң, урысча җавап кайтарды. Әнә шулай татарчаны үз итмәү дәрәҗәсенә җитте.

Миңтимер Шәрип улы шулай ук улларының Урал Рәхимов язмышын кабатлавыннан бик курка

Мин Шәймиев урнына башка берәү утырган булса, Татарстан начар үскән булыр иде дип уйламыйм. Шәймиев башкалардан аерылып тормаган, шундый ук кеше иде. Аның урынында башка берәү шундый ук уңышлар белән эшли ала иде.

Ул хәзер ТАИФтагы даирәнең иминлеге өчен дәүләт хезмәтенннән китәргә теләми. Ул тынычлап ялга да бармый, оныкларын һәм аларның балаларын бага, чөнки ул Рәхимов белән булган хәл кабатланудан курка. Рәхимов тулысынча хакимияттән киткәч, улы Урал белән ниләр булганны беләсез. Миңтимер абзый шулай ук улларының Урал Рәхимов язмышын кабатлавыннан бик курка. Ни генә булмасын, мин аңа 100 яшькә кадәр гомер телим!

Марат Колшәрипов, Башкорт дәүләт университетының Тарих факультеты профессоры:

Шәймиевнең казанышы

– Шәймиевнең күренекле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе булуын тану кирәк. Ул Татарстанның бәйсезлеген саклап калуга үз вакытында зур өлеш кертте. Сәясәт өлкәсендә булсын, икътисад өлкәсендә булсын, Татарстан мөстәкыйльлеген саклап калды.

Татарстан һәм Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүе төзелде. Ә башка республикалар андый мөмкинлекне югалтты, аерым алганда, Башкортстан да югары дәрәҗәдә республика мәнфәгатен яклый алмады. Хәзер безнең яңа башлык – Рөстәм Хәмитов нык артка чигенүне дәвам итә, Мәскәү ни дисә, шуны эшләргә әзер тора. Әнә шул яктан караганда, татар халкы үзенең җитәкчеләреннән: Шәймиевтән дә, Миңнехановтан да уңды.

Шәймиев президент булгач татар милли хәрәкәте җитәкчеләрен читкә этәрмәде. Кайсы Русия Думасы, кайсы Татарстан депутаты булып китте. Ә бездә, ул вакыттагы президент Мортаза Рәхимов милли хәрәкәтне җитәкләгәннәр белән уртак тел таба алмады.

Шәймиевнең хатасы

– Шәймиевнең хатасы нинди булды дигән сорауга җавап бирү кыен, чөнки аның эшчәнлеген анализлап, җитешсезлекләрен барлап утырганым булмады, шуңа күрә аерым бер хатасын күрсәтә алмыйм.

Татарстан латин имласына күчүне ахырына җиткерә алмады

Әлбәттә, кайбер чигенешләр булды. Татарстан латин имласына күчүне ахырына җиткерә алмады, чөнки Мәскәү нык басым ясады. Республикалар уяулык күрсәтә башласа, Мәскәү һәрвакыт төзәтмәләр кертергә әзер тора. Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Нәрсә генә димик, Шәймиев нык торды. Әмма Татарстанның сәяси һәм икътисади хокуклары нык киметелде.

Дөнья күргән кеше буларак, Шәймиев Мәскәү белән конфликтка бармады. Миңа, Шәймиев Мәскәү белән каршылыкка бармас өчен, булганны югалтмас өчен, бар нәрсәне дә эшләгән кебек тоелды. Әлбәттә, чигенүләр дә булгандыр, бөтен республикалар да шуңа мәҗбүр ителде, күп нәрсә җиткчеләрдән генә дә тормый.

Ринат Мөхәммәдиев, Мәскәүдә чыккан "Татар дөньясы" газеты баш мөхәррире, Татарстан язучылар берлегенең элекке рәисе:

Шәймиевнең казанышы

– Шәймиевнең зур уңышында татар халкының роле бик зур дип әйтер идем. Әлбәттә, татар халкының чын мәгънәсендә калкынып куюы аның исеме белән бәйле. Бу калкыну рухи, мәдәни, сәяси, икътисади яктан булып, халык дәррәү күтәрелеп алды. Татарстан, татарлар турында чит илләрдә дә, башка төбәкләрдә дә сөйли, белә ишетә башладылар. Татарлар турында сөйләшү бер нәрсә, татар үзе дә курыкмыйча үз телендә авыз тутырып сөйләшә башлады. Минемчә, бу хәлне Шәймиевның зур уңышы дип атарга була.

Шәймиевнең хатасы

– Уңышсызлыгы турында кистереп кенә әйтеп булмаса да, беренче сорау икенчесенә бик бәйле. Әйтеп үтелгән күтәрелеш, татар теленә югары мөнәсәбәт озак дәвам итәрме? Әллә бер зур дулкын хисабындагы күтәрелеш кенә булып юкка чыгармы? Вакытлыча гына булмадымы бу күтәрелеш? Яңадан да элекке хәлгә кайтмаслык булдымы ул күтәрелеш? Әгәр дә Шәймиев башлап җибәргән бу калкыну вакытлы гына булып юкка чыкса, Шәймиевнең уңышсызлыгы да шунда дип әйтер идем.

Фәүзия Бәйрәмова, җәмәгать эшлеклесе, язучы:

Шәймиевнең казанышы

– Шәймиев чорында Татарстанда авыллар таркалмады, шәһәрләр төзекләндерелде, тузган торак програмы нигезендә Казан хәрабәләрдән котылды, кешеләр фатирларга күчә алды. Татарстан авылларына да газ үткәрелде. Нефть-химия заводлары Татарстан милеге булып калды. Шәймиев Рөстәм Миңнехановка аякта нык басып торган, әмма милли йөзе булмаган республиканы тапшырып китте.

Шәймиевнең хатасы

Шәймиев татар милләтенә үги бала кебек карады

– Мөмкинлекләр булды, әмма Шәймиев тарафыннан кулланылмады. Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмәде, милли мәгариф системы булдырылмады. Милли хәрәкәт изелде, тар-мар ителде. Шәймиев татар милләтенә үги бала кебек карады. Урыслар ни әйтер дигән фикер Шәймиев башында балта кебек асылынып торды. Аны Мәскәү үстерде һәм куркытып та торды. Форсаттан файдаланып балаларын, нәселен баетты. "Туктагыз, халык бар бит әле!" дип әйтмәве дә – хата.

Индус Таһиров, тарихчы, академик:

Шәймиевнең казанышы

– Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул ителде. Татарстанның беркем составында да түгел, мөстәкыйль дип игълан ителүе Шәймиевкә бәйле. Тагын бер зур эш – декларацияне Русиядә таныту. Иминлек, үзара татулыкны саклап калу – Шәймиевнең казанышы. Федераль үзәк белән төзелгән шартнамә имзаланды, вәкаләтләрне тартып алдык дигәндәй. Башта прокуратура, мәхкәмә, эчке эшләр министрлыгы һәм башкалар Татарстан карамагында иде.

Шәймиевнең хатасы

– 1994 елның 15 февралендә имзаланган шартнамәдә алдан саналган уңышларның барысы да юкка чыкты. Безгә икътисади басым көчле булды. Нефтьне сатып алмаган очракта да, газ бирмибез ди куркытканда артык чигенү булды. Курку кирәкми иде.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:

Шәймиевнең казанышы

– Суверенитет турында декларация кабул ителгәннән соң референдум узу – зур эш. Аннары Шәймиев катлаулы чорда Татарстанны кирәкле юнәлешкә чыгара алды, 1994 елда кризис иде, киеренке вазыятьтә федераль үзәк белән шартнамә төзелде. Шәймиев каршылыкны сугышка кадәр җиткермәде.

Шәймиевнең хатасы

– Татарстанда демократия үсмәде, әмма бу Русиядәге вазгыять белән бәйле. Татар өчен күбрәк эшләр башкарырга мөмкин иде, тик моңа Шәймиевнең исе китмәде. Татарның хәле тамырдан үзгәрмәде.

Геннадий Бурбулис, 1991-1992 елларда Русиянең дәүләт секретаре:

Шәймиевнең казанышы

–​ Минем дустым, укытучым, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең уңышы –​ зур тәҗрибәсе һәм зирәклеге белән аның иң авыр, иң хәвефле сынаулар аша 80нче еллар ахырыннан 90нчы еллар башында үз-үзенә ышанып, игътибар белән һәм берүк вакытта катгый рәвештә Татарстанның алгарыш идеясен һәм стратегиясен булдыра алуында. Бу исә, республиканың якты киләчәген тәэмин итте.

Бүген Татарстанда авторитар меритократияне күрәбез

Борис Николаевич (Ельцин) һәм минем өчен аның тагын бер ягы исә, ул Русия федерациясенең бөтенлеген саклап калды. Республиканың кануни суверенитетын һәм хокукларын яклап, һәм дөньядагы татар милләтенең лидеры буларак, Шәймиев Татарстан, яңа Русия һәм яңа дөньяның якты киләчәген коручы булды.

Шәймиев тәвәккәл һәм ныклы рәвештә Татарстанда үзенең меритократия (​социаль чыгышына һәм матди хәленә түгел, ә сәләтенә карап алынган кешеләр җитәкчелек иткән идарә системы) идеясен барлыкка китерде. Ягъни бу очракта хакимият хөрмәткә лаек, профессиональ һәм проблемнарны халкының күпчелек өлешенең мәнфәгатьләрен күздә тотып чишә ала торган иде. Бу бәлки мәҗбүри булгандыр, яисә моның өчен башка сәбәпләр дә булгандыр.

Шәймиевнең хатасы

–​ Ләкин ни генә булмасын, без бүген Татарстанда авторитар меритократияне күрәбез һәм моның нигезләре беренче президент Миңтимер Шәймиев вакытында салынды.

Василий Лихачев, 1991-1995 елларда Татарстан вице-президенты, 1995-1998 елларда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе:

– Миңтимер Шәймиевнең төп уңышы, төп стратегик казанышы – заманны сиземләп һәм рухын тоеп, аек акыл белән эш итүдә. Мин моны ялгыш дип әйтә алмыйм, аны тарихчылар билгеләр. Әмма мин Миңтимер Шәймиев үз вазифасыннан китмичә, бүгенгә кадәр президент булып эшли алыр иде дип уйлыйм. Моны Миңнеханов начар, идарәдәге такымы үзгәрде дип уйлавымнан түгел, ә Шәймиев потенциалыннан ахырга кадәр файдаланылмады дип уйлавымнан чыгып әйтәм.

Шәймиевнең хатасы

(Лихачев Шәймиевнең хатасын атамады)

Олег Морозов, Русия Федерация шурасында Татарстаннан сенатор, элек Русия президенты идарәсендә эшләгән югары дәрәҗәле түрә, Дума депутаты:

Шәймиевнең казанышы

– Шәймиевнең уңышы – республика эчендәге проблемнарны чишү өчен максимум дәрәҗәдә ирек алу мөмкинлекләрен саклап, республиканы федерация эчендә калдыру стратегиясен булдыруында. Ул моны тулысынча тормышка ашырды. Әлеге этапта башка берәү бу мәсьәләне оста һәм нәзәкатьле итеп хәл итә алмаган булыр иде.

Шәймиевнең хатасы

– Мин аның анык күренеп торган ялгышларын хәтерләмим. Аның "үз" юлын тормышка ашыру өчен булган кырыслыгы шәхсән үзенә проблемнар китереп чыгарды. Әмма болар аның ялгышлары түгел, ә медальнең икенче ягы гына иде.

Белешмә

Миңтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. 1954 елда Пучыда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Механикалаштыру факультетын тәмамлап, 1969 елга кадәр авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли. 1969-1983 елларда республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры була.

1983 елда ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Шәймиев 1983-1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли. Аннан соң ул – ТАССР Министрлар шурасы рәисе. 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре була. 1990 елда ТАССР Югары шурасы рәисе итеп сайлана.

Миңтимер Шәймиев 1991 елның 12 июнендә Татарстан президенты итеп сайлана. Татарстанга 2010 елның 25 мартына кадәр җитәкчелек итә. Бүген Шәймиев – Татарстан Дәүләт киңәшчесе.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG