Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 14:31

6 декабрь Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә багышланган яңа китап тәкъдим ителде. 600 биттән торган китапта Шәймиев президентлык иткән чордагы тарихи мәгълүматлар, үзе язган балачагы, тормышы, нәселе турында да язмалар һәм фоторәсемнәр бар.

"Молодая гвардия" нәшриятында басыла торган "Жизнь замечательных людей" сериясендә чыккан бу китап - нәшриятның яңа проекты. "Искиткеч кешеләр тормышы. Биография дәвам итә" дип аталган яңа шәлкем соңгы ун елда гына басыла башлаган һәм ул бүгенге көндә дә исән кешеләргә багышлана.

Очрашуда күп кенә танылган сәясәтчеләр, милләттәшләр, журналистлар бар иде. Атап әйткәндә Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, танылган сәясәтче-журналист Николай Сванидзе, спортчы Шамил Тарпищев, академиклар Роберт Нигъмәтуллин, Рамил Хәбриев, шулай ук “Молодая гвардия” нәшрияты җитәкчесе, бу китапны чыгаруда башлап йөрүче Валентин Юркин һәм китап авторлары Нурсөя Шәйдуллина белән Игорь Цыбульский да бар иде. Барлыгы 60тан артык кеше катнашты.

Сулдан: Юрий Лужков, Миңтимер Шәймиев, Мәхмүт Гәрәев
Сулдан: Юрий Лужков, Миңтимер Шәймиев, Мәхмүт Гәрәев

Очрашуга килүчеләрнең барысына да Шәймиев имзалаган китаплар бүләк буларак тапшырылды. Китап героеның имзасы куелган беренче биткә Шәймиев үзе мондый сүзләр язган:“Бик тә, бик тә гади булмаган заманнарда башкарылган, олымы, бәләкәйме эшләргә яхшы бәя бирүегез өчен бик зур рәхмәт. Шулай да әйтим әле: мин начар кеше түгел, ләкин шулкадәр яхшы да түгелмендер”. (Спасибо за добрую оценку поступков, больших и малых дел, реализованных в очень, очень не простое время. Все же скажу: я неплохой, но не настолько хорош).

Очрашуны Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин башлап җибәрде һәм сүзне "Молодая гвардия” нәшрияты мөдире Валентин Юркинга бирде. Ул бу нәшриятта “Искиткеч кешеләр тормышы” дигән сериядә ике меңнән артык китап чыкканын, анда бөтен дөньядагы искиткеч кешеләр тормышы яктыртылганын әйтте. Ә "Биография дәвам итә" дип аталган яңа шәлкем ун ел элек кенә башланганын һәм ул китапларда бүгенге көндә дә исән кешеләр тормышы турында язылганын әйтте. Аерым әңгәмәдә Юркин бу китапның язылу тарихы турында да сөйләде.

Уңнан: Валентин Юркин, Миңтимер Шәймиев
Уңнан: Валентин Юркин, Миңтимер Шәймиев

"Бу китап турында әле моннан өч ел әлек сөйләшүләр башлаган идек. Бер елдан соң гына китапның нәшриятта басылуына рөхсәт алдык. Язылуы ике елга сузылды. Бу китап бер шәхеснең генә тормыш юлы турында түгел, ә Русия һәм Татарстан язмышы турында да. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, беркем дә үз фикерен әйтүдән баш тартмады. Бу китап дөньякүләм зур китапханә киштәләрендә урын алачак. Без аны АКШ конгрессы китапханәсенә дә җибәрәчәкбез", диде ул һәм китапны язуда үзләренең хатирәләре белән катнашкан кешеләргә – Шамил Тарпищев, Михаил Пиотровский һәм башкаларга рәхмәтен белдерде.

Китап авторларының берсе – Нурсөя Шәйдуллина: "Бу китапка кергән мәгълүматлар - тарихи мәгълүматлар, уйлап чыгарылган түгел. Алар минем күз алдында булган хәлләр. Менә шушы минем дә ул тарихтан читтә булмавым язуда да ярдәм итте. Мин журналист кеше барысын да үз күзләрем белән күрдем ул вакытларда. Президентның матбугат хезмәтендә эшләүне мин язмышның зур бүләге дип кабул итәм. Әлбәттә, бу китапка барлык булган мәгълүматлар сыймады. Чөнки бик күп матерал җыелган иде. Бәлки яңа китап өчен нигез булыр", диде.

Икенче автор – Игорь Цыбулский: “Мин бу китапны язганда үзем өчен Татарстан дип аталган гаҗәеп бер илне, бер өр-яңа дөньяны ачтым. Анда гаҗәеп кешеләр яши. Татарстанга да, Миңтимер Шәймиевкә дә озын-озын гомерләр телим. Сез бик авыр вакытларда Русияне коткарып калган кеше. Татарстан меңнәрчә ел яшәсен!” диде.

Китап авторлары – Игорь Цыбулский һәм Нурсөя Шәйдуллина
Китап авторлары – Игорь Цыбулский һәм Нурсөя Шәйдуллина

Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков үзенең чыгышын татарча башлады. Һәм бер-ике җөмлә татарча әйткәннән соң, монда бар кеше дә безнең татар телен аңламый, шуңа русчага күчәм дип очрашуга килгән кешеләрне көлдереп алды. Ул үзенең чыгышында Русия өчен бик авыр булган заманнарда Миңтимер Шәймиев Татарстанны бәрелешләрдән, Русияне таркалудан саклап калган кеше, тарихи шәхес, акыллы җитәкче дип бик күп төрле мактау сүзләре әйтте. "Бу очрашу безнең күңелләр өчен зур бәйрәм, диде ул. Чөнки безгә шундый тарихи кешегә үзебезнең хөрмәтне күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Ул шундый авыр вакытларда, бигрәк тә милли республикаларда булган каты каршылыклар булган заманда, Русия җитәкчеләренең нәрсә эшләргә белмәгән көннәрдә үзенең акылы, тәҗрибәсе белән ил югарылыгындагы проблемнарны чишүдә катнашкан кеше. Горбачев, Ельциннар искиткеч кешеләр түгел. Сез аларны бу исемлеккә кертмәгез, алар илне җимерүчеләр", диде Лужков. Һәм ул Совет берлеге таркалганнан соң илдә нинди авыр хәл булуын, Русиянең шушы авырлыклар каршында берүзе калуын һәм бу мәсьәләләрне чишүдә Миңтимер Шәймиевнең нинди зур роль уйнаганын сөйләде.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Шушы урында Миңтимер Шәймиев тә ул заманнарда Борис Ельцинның Татарстанга килү тарихын сөйләп, хәтта кечкенә авылларда да халыкның суверенитет таләп иткәнен искә алды. Шул вакытта Ельцинның “Суверенитетны күпме йота аласыз, шул хәтле алыгыз” дип әйтүдән башка чарасы булмаганын сөйләде. "Һәм шул вакытта миннән Борис Николаевич: “Мин бу сүзләрне әйттем әйтүен, сез бит Русиядән чыгуны уйламыйсыздыр?” дип сорады. Һәм без вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе өстендә эшли башладык, бу авыр вазгыятьтән чыгу юлларының берсе иде. Кешеләрне яратырга кирәк, кешеләрне яратмыйсың икән, хакимияткә килмә!", диде ул.

Шәймиевнең бу сүзләреннән соң Михаил Лужков: "Ельцин ул сүзләре белән үз өстеннән җаваплылыкны төшереп, барысын да синең җилкәләргә салды ул вакытта. Ә син тарихи яктан дөрес чишелеш таптың", диде.

Николай Сванидзе
Николай Сванидзе

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Николай Сванидзе, Мәхмүт Гәрәев, Шамил Тарпищев һәм башкалар үзләренең чыгышларында Шәймиев шәхесе турында гына түгел, ул президентлык иткән таркаулык вакытында илдәге авыр вазгыять турында сөйләделәр. Шәймиевнең сәяси эшләрне җайлауда зирәклеге, акылы турында да мактау сүзләре әйттеләр.

Татарстанның вәкиле бу китап барлык татарларның гына түгел, җитәкчеләрнең дә өстәл китабы булырга тиешлеге турында әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG