"Халык фикере" фонды уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, фикер алуда катнашканнарның 45 проценты Русиядәге хәлләрнең торышыннан канәгатьсезлек белдергән.
Илдәге хәлләрдән канәгатьлеген 47 процент белдергән, 8 процент җавап бирергә авырсынган.
Уңай бәя тәртип саклау (57%) һәм мәгариф (51%) тармагында эшләүчеләргә бирелгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге түрәләрнең эшенә русияләрнең 60 проценты тискәре бәя биргән.
Шул ук вакытта фикер алуда катнашуыларның 59 проценты 20 елдан илдә хәлләр яхшырыр дип өметләнә, 7 проценты начаррак булыр дип уйлый, 28 проценты шулай ук калыр дип фаразлый.
52 процент 20 елдан медицина хезмәтләре сыйфаты яхшырыр, 49 процент икътисадта үсеш булыр дип белдерә. Русияләрнең 40 проценты фикеренчә, социаль яклау дәрәҗәсе шулай ук калачак. Халыкның чиреге киләчккә бөтенләй планнар кормый. Яртысы бер елга яки аннан да азрак вакытка план корып яши.
Сораштыру 2016 елның 23-28 сентябрендә Русиянең 53 төбәгендә 18-49 яшьтәге 1600 кеше арасында уздырылган.