Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Русия илчесен үтерүгә бәйле булуда шикләнелүчеләр тоткарланган


Мәүлет Алтынташ
Мәүлет Алтынташ

Тоткарланучыларның берсе – полиция хезмәткәре. Илче Андрей Карловны үтергән Мәүлет Алтынташ аның йортында яшәгән диелә.

Төркиядә Русия илчесе Андрей Карловны үтерүгә бәйле булуда шикләнелүче ике кеше, шул исәптән полиция хезмәткәре тоткарланган. Әнкара мәхкәмәсе 19 гыйнварда полициядә эшләүче Серчан Бәшәр һәм эшмәкәр Энес Асим Силинны сак астына алу турында карар чыгара.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Серчан Бәшәр Фәтхулла Гүләннең FETO оешмасы әгъзасы булырга мөмкин. Ул Андрей Карловны атып үтергән Мәүлет Алтынташ укыган Измир полициясе мәктәбендә FETO тарафдарлары белән эшләгән диелә. Моннан тыш Алтынташ Әнкарада булган чагында Бәшәрнең йортында теркәлгәнлеге ачыкланган.

Чәршәмбе Әнкара прокуратурасы хезмәткәрләре Карловны үтерүгә бәйле биш кешедән сорау алган. Сорау алудан соң бер кеше иреккә җибәрелгән, ә икесе шәһәрдән читкә китмәү шарты белән чыгарылган.

Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә шунда ук юк ителде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен гаепләүче сүзләр кычкырды. Русия һәм Төркия бу җинаятьне бергә тикшерә.

XS
SM
MD
LG