Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:06

Русия президенты Владимир Путин Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә Тартария сурәтләнгән харита бүләк итте. Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бүләк татар халкының Русия тарихындагы роленә хөрмәт булып тора. Әхмәтов Мәскәү-Казан шартнамәсе яңартылыр, президент атамасы да калыр дип фаразлый.

Русия президенты Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее алдыннан аның белән Кремльдә очраштылар. Путин Шәймиевкә XVII гасыр һолланд картографы Виллем Блауның борынгы Тартария харитасын бүләк итте.

Хаританы бүләк итеп Путин: "Әлеге җирләрдә кемнәр яшәгәнлеген аңлау авыр, ләкин бу безнең уртак тарихыбыз турында сөйли", дип белдерде.

Шәймиев: "Тарихи яктан караганда мөһим бүләк, чөнки без төрле идеологик басым астында яшәдек, бигрәк тә безнең тарих. Тарих гади түгел. Бу елларда Русия халыкларының үзаңы уянды һәм уяна. Башкача булу мөмкин дә түгел. Бу Русия җирлегендә яшәүче халыкларда ышаныч тудыра һәм, яшермим, үз-үзләренә хөрмәт хисе уята", диде.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

"Звезда Поволжья" газеты мөхәррире, сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Путин Шәймиевкә бүләк кенә тапшырып калмаган, һичшиксез, ике арада, Мәскәү һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешкән шартнамә, республика президенты атамасы турында да сүз булган. Хаританы сәяси күзәтүче ишарәле бүләк дип исәпли.

Бүләк - татар халкының Русия тарихындагы роленә хөрмәт

"Бөек Тартария сурәте төшерелгән харита бүләк итеп, анда кыпчакларның һәм скифларның көньяктагы борынгы җирләре дә, шулай ук Идел буйлары да кергән. Путин татарлар һәм урысларның монгол-татарлар килгәнгә кадәр үк уртак тарихлары булуы белән килешә. Алтын Урда Русия империясен барлыкка китерә. Мәскәү патшалыгы Алтын Урданың дәвамчысы була. Путин бу хаританы бүләк итеп тарихыбыз гына түгел, ә рус тарихының нигезендә татар тарихы ятуны таныганлыгын да күрсәтте. Бу бүләк Шәймиевкә дә һәм шулай ук татар халкының Русия тарихындагы роленә дә хөрмәт булып тора", ди Әхмәтов.

Рәшит әфәнде фикеренчә, Русия президентын сайлауга күп вакыт калмаганга, Путин Мәскәү һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырмаячак.

"Русия Көнбатыш тарафыннан читкә кагылган мөртәт хәлендә. Әгәр республикаларны бетерү эшенә керешсәләр, ил тагын кризиста калачак. Болай да Украина белән салкын сугыш бара, Казакъстан белән Русия арасында да киеренкелек арта. Әгәр Русия үз эчендә тагын ниндидер каршылыклы кризис тудырса, ул аны чишә алмаячак. Кырым мәсьәләсе дә ахырына кадәр җайга салынмаган. Путин әле дә үз пропагандасының тотыгы.

Сайлау алды кампаниясе вакытында республикаларның статусы мәсьәләсе күтәрелмәячәк

Бу харита сайлау алды кампаниясе башланырга күп вакыт калмаганда бүләк ителде. 2018 елның мартында Путинны янә президентлыкка сайлау булачак. Моңа кадәр аның җиңүен күп тавышлар белән республикалар тәэмин итте. Минемчә, сайлау алды кампаниясе вакытында республикаларның статусы мәсьәләсе күтәрелмәячәк. Сайлау алдыннан ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы шартнамәне яңартмый булдыра алмаячак һәм Татарстан президенты атамасын да калдырачак. Ул гына да түгел, ниндидер финанс мәсьәләләре дә Татарстан файдасын хәл ителәчәк", диде Азатлыкка Әхмәтов.

"Tartaria sive Magni Chami imperium" харитасы
"Tartaria sive Magni Chami imperium" харитасы

Интернетта булган мәгълүматка күрә, Путин Шәймиевкә бүләк иткән "Tartaria sive Magni Chami imperium" харитасын Виллем Блау (Willem Blaeu) 1638 елда ясаган. Хаританы сатучы ширкәт бәяләмәсендә әйтелгәнчә, бу "тәфсилле декоратив харитага Тартария, Кытайның төньяк өлеше һәм Кореянең бер өлеше кергән. Харитада Кытай дивары, Монголия һәм Шандудан алып Каспий диңгезе, Идел елгасы, Тибет һәм Гангн елгасының үрге агымына кадәр җәелгән Урта Азия җирләре сурәтләнгән". Әлеге ширкәт сәхифәсендә хаританың бәясе 750 доллар дип күрсәтелә.

Блешмә. Виллем Блау 1571 елда Һолландиянең төньягындагы Алкмар шәһәрендә туа. 1594-1596 елларда астрономия һәм картография белеме ала. 1603 елда Амстердамга күчкәч глобуслар ясый башлый. Шулай ук җир һәм диңгез хариталары да эшли. 1605 елда дөнья харитасы ясый. 1633 елда Һолланд республикасы картографы итеп куела. Бик күп хариталарның тупланмасын булдыра. Ул чорның күренекле галимнәренең әсәрләрен бастыра. Блау 1638 елның 21 октябрендә Амстердамда җирләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG