Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Трамп инаугурациясе протестлар белән үтә

Протест чаралары кичә үк башланды. Вашингтонда протест белдерүчеләр полиция белән бәрелеште. Демонстрантлар "Расизм" дип язылган кабартылган фил күтәреп барды, Трампның "Американы тагын бөек итәм" дигән сүзләре язылган бейсболка кепкасын яндырдылар һәм төтен чыгаргычлар ыргыттылар. Полиция яшьләндергеч газ кулланды. Бер кеше кулга алынды.

Трамп инаугурациясенә каршы протест чаралары Нью-Йоркта Trump International кунакханәсе каршында үтте. Анда актерлар Роберт Де Ниро, Салли Филд, Синтия Никсон, Марк Руффало, шәһәр мэры Билл Де Блазио чыгыш ясады. Иртәгә Вашингтонда хатын-кызлар маршы һәм башка протест чаралары узачак.

Обама Овал кабинеттан китә

Инаугурация булачак Капитолиягә чакырылган кунаклар килә башлады. Алар арасында җәмәгате Лаура белән АКШның элекке президенты Джордж Буш та (кечесе) күренгән. Элекке президентлар Билл Клинтон һәм Джимми Картер да көтелә. Картер Атлантадан Вашингтонга гадәти рейс белән очкан.

Дональд һәм Мелания Трамп Ак йортка керештә Барак һәм Мишель Обама белән очрашты. Дүртесе дә эчкә үтте.

Обама Ак йортның колонналары артыннан президент буларак соңгы тапкыр уза

Мин сезгә ышанам

Барак Обама җәмәгате Мишель белән Ак йортта Трамп гаиләсенең килүен көткәндә Твиттерда "Мин әле дә сезне ышанырга чакырам – үзгәрешләргә китерү минем мөмкинлектә генә түгел. Мин үзгәрешләргә ышанам, чөнки сезгә ышанам" дип язды.

Дональд Трамп җәмәгате Мелания белән чиркәүгә килде

Гыйбадәттән соң Трамп җәмәгате Мелания белән Ак йортка юл ала. Аларны анда Барак Обама җәмәгате Мишель белән каршы ала. Аннан ике президентның кортежы Капитолиягә инаугурация тантанасына юл ала. Казан вакыты кичке 8дә Дональд Трамп ант китерәчәк һәм шул вакыттан ил җитәкчесе булып исәпләнә башлый.

АКШның 45нче президенты Дональд Трампның инаугурация көне, тантана чаралары планына күрә, изге Иоанн чиркәвендә гыйбадәттән башланды. Гыйбадәткә Трамп җәмәгате Мелания белән килде. Бу чарада бик тар даирә генә катнаша. Алар арасында сайланган вице-президент Майк Пенс һәм аның җәмәгате Карен да бар.

дәвам

XS
SM
MD
LG