Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Трампка 200ләп фәрман имзалауга тапшырыла

Башкаларныкына охшамаган радикал шигарләр белән сайлау кампаниясе алып барган Дональд Трамп вазифасына керешү белән үк эшкә тотыначак. 20 гыйнварда инаугурация көнендә үк ул берничә фәрман имзалаячак. Араларында Барак Обама керткән берничә чардан баш тарту турындагылары да бар, ди Трамп сүзчесе Шон Спайсер. Президентлыгының беренче көннәрендә Трамп былтыр февральдә имзаланган илнең Транс-Тын океан килешүеннән чыгу турында карар кабул итәчәк. Шулай ук ул миграцияне чикләү һәм Мексика чигендә дивар төзүне башлау чараларын да күрергә җыена ул.

Reuters агентлыгы мәгълүматларына күрә, Трампка имзалау өчен 200ләп фәрман тапшырылачак. Беренче көннәрдә ул аларның иң әһәмиятлеләренә күз салачак. Шимбә Трамп Үзәк күзләү идарәсенә барачак, ул әлеге идарәне берничә тапкыр тәнкыйтьләгән иде.

АКШ Махсус хезмәте Дональд Трамп хезмәттәшләренең Русия белән бәйләнешләрен тикшерә, дип яза үзенең чыганакларына таянып New York Times. Аерым алганда аларның кулга төшкән сөйләшүләре һәм финанс операцияләре тикшерелә.

Трамп президентлык вазифасына керешкәнче үк берничә тапкыр Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау, Русия президенты Владимир Путинны хуплавы турында белдергән иде.

Тулада Трампка багышлап шикәр

Тулада, Трампка хөрмәт йөзеннән, аның рәсеме белән шикәр эшләп чыгара башлаганнар. Элек әлеге ширкәт тышлыкларын Сталинга да багышлаган булган.

Кысалар Трамп фотоларын көтә

NPR репортеры Скотт Хорсли Ак йортта Овал бүлмә янындагы диварны фотога төшергән. Обама гаиләсенә багышланган рәсемнәр юкка чыккан, кысалар Трамп үзе белән алып киләчәк фотоларны көтә.

Инаугурация – Трампка протест белдерү көне дә

Трамп – АКШ тарихында иң өлкән президент

Трамп ил тарихында иң өлкән яшьтәге президент буларак эшкә керешә. Бу таблицада АКШның иң яшь һәм иң өлкән президенты кем икәнен белеп була.

Башланды

Трамп инаугурация алдыннан булачак чараларга юл ала.

Кыскача Трампның кабинеты турында

Вашингтон вакыты белән 12 тулып узгач, яңа президент ант китергәч, аның кабинетындагы бөтен урыннар да буш булачак, чөнки Обама хакимияте әгъзалары эштән китү турында гариза язды. Яңа кабинет әгъзаларын Сенат расларга тиеш. Ак йорт администрациясендәге югары урыннар, шул исәптән администрация башлыгы Рейнс Прибус һәм иминлек киңәшчесе Майкл Филинн гына рауслаусыз эшкә керешә ала. Демократлар исә раслау белән ашыкмаячакларына ым какты.

Трамп президентлыгының беренче көнендә Сенат Пантагонның яңа башлыгын – отставкадагы генерал Джеймс Маттис һәм ил иминлеге башлыгы, шулай ук отставкадагы генерал Джон Келлины гына раслар дип көтелә. Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Майк Помпеоны раслау да озакка сузылмаска мөмкин. Калган намзәтләр турында демократлар Сенатта дебатлар үткәрергә җыена. Калганнарны киләсе атнада, мөмкин соңрак та расларга мөмкиннәр. Демократлар сенатта азрак булуга кармастан, аларның дебатларга хокукы бар.

АКШның 45нче президенты Дональд Трампның инаугурация көне, тантана чаралары планына күрә, изге Иоанн чиркәвендә гыйбадәттән башланды. Гыйбадәткә Трамп җәмәгате Мелания белән килде. Бу чарада бик тар даирә генә катнаша. Алар арасында сайланган вице-президент Майк Пенс һәм аның җәмәгате Карен да бар.

дәвам

XS
SM
MD
LG