Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Обама һәм Трамп кортежы Ак йорттан Капитолиягә юл алды

Трампның инаугурациясенә сәгатьтән аз гына артык вакыт калды

АКШ кораллы көчләре хәрби җитәкчелеге дә килде

Билл һәм Һиллари Клинтон да Трамп инаугурациясенә килде

60тан артык конгрессмен-демократ Дональд Трампның инаугурациясенә протест белдерә. Шулай да демократларның лидерлары тантанада катнаша. Сенатор Берни Сандерс һәм сайлау кампаниясендә Трампның көндәше Һиллари Клинтон да Капитолиягә килде.

Трамп инаугурациясе протестлар белән үтә

Протест чаралары кичә үк башланды. Вашингтонда протест белдерүчеләр полиция белән бәрелеште. Демонстрантлар "Расизм" дип язылган кабартылган фил күтәреп барды, Трампның "Американы тагын бөек итәм" дигән сүзләре язылган бейсболка кепкасын яндырдылар һәм төтен чыгаргычлар ыргыттылар. Полиция яшьләндергеч газ кулланды. Бер кеше кулга алынды.

Трамп инаугурациясенә каршы протест чаралары Нью-Йоркта Trump International кунакханәсе каршында үтте. Анда актерлар Роберт Де Ниро, Салли Филд, Синтия Никсон, Марк Руффало, шәһәр мэры Билл Де Блазио чыгыш ясады. Иртәгә Вашингтонда хатын-кызлар маршы һәм башка протест чаралары узачак.

Обама Овал кабинеттан китә

Инаугурация булачак Капитолиягә чакырылган кунаклар килә башлады. Алар арасында җәмәгате Лаура белән АКШның элекке президенты Джордж Буш та (кечесе) күренгән. Элекке президентлар Билл Клинтон һәм Джимми Картер да көтелә. Картер Атлантадан Вашингтонга гадәти рейс белән очкан.

Дональд һәм Мелания Трамп Ак йортка керештә Барак һәм Мишель Обама белән очрашты. Дүртесе дә эчкә үтте.

дәвам

XS
SM
MD
LG