Accessibility links

Кайнар хәбәр
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында
АКШның 45нче президенты Дональд Трамп хатыны Мелания белән инаугурация парадында

Трамп инаугурациясе

Бүген Вашингтонда АКШның сайланган президенты Дональд Трампның вазифага керү тантанасы үтә. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Үз чыгышы вакытында Трамп "радикал ислам террорын җир йөзеннән юк итәчәкбез" дип белдерде. Илгә тугрылык американнарда бер-берсенә ышаныч арттырачак, дип ул ватанпәвәрлек турында да әйтеп китте. Дональд Трампның инаугурация чыгышы 16 минут 12 секунд дәвам итте. Яңа президент җәмгыятьне берләштерергә, яңа күперләр, юллар төзергә, ислам террорын җиңәргә һәм хакимиятне Вашингтон элитасы кулыннан алып, халыкка тапшырырга вәгъдә бирде. Комментар ясаучылар билгеләвенчә, президент буларак беренче чыгышында Дональд Трамп үзенең моңа кадәр дә билгеле сүзләрен кабатлады.

Дональд Трамп – АКШның 45нче президенты

Дональд Трамп чыгыш ясап, АКШның элекке президенты Барак Обама һәм аның җәмәгатенә хакимият күчешендә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Трамп АКШ халкы көткән бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип әйтте.

"Хөкүмәтнең кайсы фирка контролендә булуы түгел, ә хөкүмәтнең халык контролендә булуы кирәк", диде Трамп.

"Без үз чикләребез турында онытып, чит илләрне сакладык. Үзебезнең ил фәкыйрьләнә барганда, чит илләрдә миллардларча доллар тоттык. Заводлар ябылды һәм башка илләргә күчте. Урта катлам байлыгы башка илләргә акты. Ләкин бу үткәндә калды, чөнки без киләчәккә карыйбыз", диде АКШ президенты.

Вице-президент Пенс ант китерде. АКШ Югары мәхкәмәсе рәисе Робертс Дональд Трампның антын кабул итә.

Сенатор-демократ Шумер чыгыш ясап, илнең һәм дөньяның авырлыкларга очравы турында, әмма АКШ халкына ышаныч белдерүе турында сөйләде. "Без тыныч юл белән хакимиятне тапшыруны күрәбез, без һәркөн Конституциябезнең төп принциплары өчен, Американы Америка иткән өчен эш күрсәтербез", диде Шумер.

Дональд Трамп инаугурация тантанасында катнашучылар янына чыга

Инаугурация эшләре комитеты башлыгы, сенатор Блант әлеге тантананың әһәмияте турында сөйли. Блант АКШ тарихының күренекле вакыйгаларын һәм президентларын искә ала. Инаугурацияне бер намзәтнең җиңү тантанасы түгел, ә демократия тантанасы дип белдерде Блант.

Барак Обама һәм АКШның китеп баручы вице-президенты Джо Байден халык алдына чыкты. Инаугурациягә җыелганнар "Трамп! Трамп! Трамп!" дип сәламли. Трамп та шушы секундларда халык алдына чыга.

Инаугурация тантанасына Трампның җәмәгате, беренче леди – Меланья Трамп һәм АКШның сайланган вице-президентының җәмәгате Карен Пенс килде.

дәвам

XS
SM
MD
LG