Вашингтондагы чарада 500 меңләп кеше катнаша дип хәбәр ителә. Башта анда 200 меңләп кеше катнашыр дип көтелгән иде. Бу сурәткә караганда, анда Трамп инаугурациясенә караганда да күбрәк кеше килгән..
Хатын-кыз маршлары Вашингтонда гына түгел, Американың күп кенә башка эре шәһәрләрендә һәм шулай ук, дөньяның төрле илләрендә үтте.
Чарада җырчы Мадонна чыгыш ясады, "мәхәббәт инкыйлабына" өндәде, Трампның җиңүен "карангылыкның котычкыч мизгеле" дип атады. "Бу сайлауда яхшылык җиңмәде, ләкин ахыр чиктә ул җиңәчәк" диде ул.. Мадонна чыгышында сүгенү сүзләре дә кулланды, ТВ каналлары тавышны сүндереп торырга мәҗбүр булды..
Бүгенге вакыйгаларның төп сәбәпчесе булган Дональд Трамп бүген АКШ Үзәк күзләү идарәсенең баш фатирына килде. Ул Вашингтондагы хатын-кызлар маршын беркайда да телгә алмаганга охшый. Associated Press хәбәр итүенчә, ул медианы үзенең кичәге инаугурациясен карарга килүчеләр санын киметеп күрсәтүдә гаепләгән.
Вашингтон чарасында катнашучылар арасынада Казан кызы да булган..
Шуның белән Америка һәм дөньяның башка илләрендә АКШның яңа президенты Дональд Трампка каршы оештырылган хатын-кыз маршларыннан җанлы блогны тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Азатлыктан аерылмагыз!