Accessibility links

Кайнар хәбәр
Вашингтонда хатын-кызлар маршы, 21 гыйнвар 2017
Вашингтонда хатын-кызлар маршы, 21 гыйнвар 2017

Хатын-кызлар Трампка каршы марш оештырды

АКШның яңа президенты Дональд Трамп вазифага керешү уңаеннан шимбә көн Американың эре шәһәрләрендә протест чаралары үтте. "Хатын-кыз маршы" дип аталган чарада Ваштнгтонда гына 500 меңләп кеше катнашты. Шундый ук чаралар дөньяның башка эре шәһәрләрендә дә узды. Азатлык иң кызыклы мизгелләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итте.

Вашингтонда узасы хатын-кызлар маршы харитасы. Йөрештә 200 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Казан вакыты белән кичке алтыда башлана.

Вашингтон маршына теләктәшлек йөзеннән шундый ук чаралар дөньяның башка шәһәрләрендә дә уза. Австралия, Яңа Зеландия, Европа илләрендә алар иртәрәк бащланды. Франция башкаласы Парижда узган чара:

Австралиянең Сидней шәһәрендә протестчылар "Дивар түгел, күпер" дигән шигар күтәреп чыкты. Трампның [Мексика чигендә] дивар төзү ниятенә ишарә дип аңларга кирәктер.

Шундый ук эчтәлектәге шигар Прагада үткән чарада да бар иде:

Берлинда узган чарада катнашучы:

Чарада катнашучыларның күбесе алсу төсле киемнән килгән. Тагын бер шарт – киемнең берәр өлеше бәйләнгән булырга тиеш, әйтик, башлык йә шарф.

Прагада узган чарада катнашкан бу ике кыз да алсу төсле кием кигән:

ҖАНЛЫ: Хатын-кызлар маршыннан BuzzFeed трансляциясе

Чара инде бара, ә кайбер катнашучылар анда һаман килеп җитә алмаган, метрога керү өчен чират тора (бу фотода Вашингтонның төньяк бистәсендәге метро кереше):

Вашингтон чарасында чыгыш ясаучылар исемлеген монда табып була. Аларның күбесе хатын-кызлар, ләкин араларында, мисал өчен, танылган режиссер, Дональд Трампның каты тәнкыйтьчесе, аның җиңәчәген алдан фаразлаган Майкл Мур да бар.

Майкл Мур үзенең чыгышында хакимияткә демократик ысуллар белән басым ясарга чакырды: Конгресстагы вәкилегезгә көн саен шалтыратыгыз, моны көндәлек шөгылегез итегез, шул чакта алар киләсе тапкыр кайсы яктан китереп тибәселәрен белмәячәк..

"Америкадагы хаосны төшерергә Кремль телевидениесе дә килгән", дип хәбәр итә Foreign Policy колумнисты @Jjulia Ioffe

дәвам

XS
SM
MD
LG