Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык чарасы уздыруда гаепләнгән башкорт активисты мәхкәмәдә җиңеп чыкты


Башкорт җыенында Радик Еникеев (уңнан икенче)
Башкорт җыенында Радик Еникеев (уңнан икенче)

Радик Еникеевны җирле полиция идарәсе рөхсәтсез урам җыены уздыруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Чәршәмбе Башкорстанның Югары мәхкәмәсе полиция шикаятен канәгатьләндермәде.

Рөхсәтсез каршылык чарасы уздыруда гаепләнеп тоткарланган "Башкорт" иҗтимагый оешмасы активисты Радик Еникеев җирле полиция идарәсен мәхкәмәдә җиңеп чыкты. Башкортстан Югары мәхкәмәсе Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды, дип хәбәр итә Proufu порталы. Киров районы мәхкәмәсе Еникеев гамәлләрендә канун бозулар тапмады, ә полиция беркетмәләрендә хаталар барлыгын ачыклады.

Активистны былтыр декабрьдә узган Башкорт иҗтимагый оешмалары җыеныннан соң тоткарлаганнар иде. Полиция хезмәткәрләре Еникеев "сәяси сүзләр сөйләде", дип гаеп такты. Җыен көнне "Башкорт" оешмасы лидерлары Руслан Габбасов белән Фаил Алчыновны да тоткарлаганнар иде. Бераздан аларны иреккә чыгардылар.

"Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов Азатлык хәбәрчесенә полициянең тоткарлау сәбәпләрен аңлата алмавын белдерде.

10 декабрь башкорт халкының атаклы шәхесе Зәки Вәлидинең тууына 126 ел тулган көнне башкорт яшьләренең “Башкорт” оешмасы корылтай уздырырга җыелды. Ул “Башкорт” оешмасының корылтае дип түгел, ә барлык башкортларның җыены дип аталды. Чарада “Башкорт” оешмасыннан тыш “Аркадаш”, “Ак тамыр”, “Башкорт җәмәгатьчелеге шурасы” кебек оешмалар да катнашты.

XS
SM
MD
LG