Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке дәүләт секретаре Олбрайт президент Трамп гамәлләренә җавап йөзеннән мөселман буларак теркәлергә әзер булуын белдерә


Мадлен Олбрайт
Мадлен Олбрайт

Мадлен Олбрайт фикеренчә, Америка кешеләрнең чыгышы һәм диненә карамастан, барысына да ачык булырга тиеш.

АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт Сүрия качакларын кабул итүне һәм мөселман илләреннән чыккан мөһаҗирләргә виза бирүне туктатырга җыенган Дональд Трамп гамәлләренә җавап итеп, һәм мөселманнарга теләктәшлек йөзеннән үзе дә мөселман булып теркәлергә риза булуын белдерә.

"Мине католик динендә үстерделәр, аннары протестанлыкка килдем, ә соңрак ата-бабаларымның яһүди диненнән булганын белдем. Хәзер мин теләктәшлек йөзеннән мөселман булып язылырга әзер", дип яза Олбрайт үз твиттерында.

"Азатлык сынында кечкенә шрифт белән язылган урыннар юк. Кешенең чыгышына һәм нинди дин тотуына карамастан, Америка ачык булырга тиеш", дип өсти ул.

Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалады.

Трамп фәрманнары АКШ белән Мексика арасында чик дивары төзүне, рөхсәтсез мөһаҗирләргә каршы чаралар күрелми, алар тоткарланмый һәм кулга алынмый торган шәһәрләргә федераль казнадан финанс ярдәмен туктатуны күздә тота.

XS
SM
MD
LG