Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 03:17

АКШта Дональд Трампның җиде мөселман иленнән керүне чикләгән карарына ризасызлык белдереп дистәләрчә мең кеше урамнарга чыкты, һава аланнарына җыелды.

Нью-Йоркта, Вашингтонда, Бостонда чик сагы хезмәтләре Трамп карарын тормышка ашырырга керешкәч, урам җыенннары дулкыны артыннан һава аланнарында митинглар башланды. Ризасызлык АКШның көнбатышына таралды.

Ил иминлеген саклау өчен дип Сүрия качакларын кабул итүне, Сүрия, Гыйрак, Иран һәм тагын дүрт илдән АКШка керүне тыю тәртибе Америка һава аланнарына килеп төшкән йөзләгән кешенең тоткарлануына яки депортацияләнүенә китерде.

Иң зур ризасызлык чарасы Түбән Манһэттенның Батери паркында үтте. Парктан мөһаҗирләрне кабул итү символы булган Нью-Йорк култыгына һәм Азатлык сынына күренеш ачыла.

Нью-Йорктан демократ сенатор Чарльз Шумер җыелучыларга Трамп карарының "америкача түгеллеген" һәм "илнең төп кыйммәтләренә каршы килүен" белдерде. "Әле без монда сөйләгәннәр күпләр өчен яшәү белән үлем мәсьәләсе", диде демократ сенатта. "Мин әлеге коточкыч тәртипләр кире кагылмыйча тынычланмаячакмын", ди ул.

Катнашучылар саны 10 мең кешегә җиткән марш, Түбән Манһэттенның таможня һәм чик сагы хезмәте биналары ягына үтте. Вашингтонда Ак йорт каршындагы Лафайетт мәйданына "Нәфрәткә, куркуга урын юк, качаклар, бирегә рәхим итегез!" дигән шигар астында меңләгән кеше җыелды.

Бу Вашингтонның ризасызлык мәйданына әйләнгән икенче ял көннәре булды. Үткән шимбәдә йөз меңләгән хатын-кыз Трампка каршы митингка чыккан иде. Якшәмбе көнне митингтагылар Ак йорт яныннан марш белән Пенсильвания-авенюга таба китте, үтеп китешли Трампның кунакханәсе янында туктап: "Хурлык, хурлык, хурлык" дип кычкырды. 8 мең кешелек халык төркеме АКШның Капитолия баскычлары янына килеп җиткәч, полиция аларның юлын япты.

Узган чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG