Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:55

26 гыйнвар Удмуртия мәктәпләренең татар сыйныфларында укучылар һәм туган телен түгәрәкләрдә яисә үзлегеннән өйрәнүче балалар белемнәрен тикшерде. Гадәт буенча татар теле бәйгесе Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемен йөртүче татар этнокомпоненты нигезендә укытучы 6нчы гимназиядә узды.

Татар теле һәм әдәбияты бәйгесе инде 22 ел рәттән уздырыла. Яңалык та бар. Соңгы елларда туган теле буенча көч сынашырга 9-10-11 сыйныф укучылары гына җыелса, быел 8нче сыйныф укучылары да кушылды. Биремнәрне Татарстан мәгариф министрлыгыннан алганнар. Удмуртия мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Әлфия Гайсина сүзләренчә, 10-11нче сыйныф укучылары өчен биремнәр эшләрлек. Мисал итеп Әлфия ханым 10-11нче сыйныф биремнәрен китерде. Галим, язучы Каюм Насыриның тормыш юлын да, иҗатын да дәресләрдә өйрәнәләр, Муса Җәлил иҗатын да яхшы беләләр. "Яза алырлар дип ышанам. Башка әдипләргә, аларның иҗатына кагылган сорауларга җавапны тест рәвешендә бирергә кирәк. Бу да балалар өчен үтә алмаслык киртәләр куймас", диде.

Әлфия Гайсина белән Рәсилә Габдрахманова биремнәрне карыйлар
Әлфия Гайсина белән Рәсилә Габдрахманова биремнәрне карыйлар

“Бүген укучылар күбрәк чит телләр, төгәл фәннәр белән кызыксына. Гимназиядә татар телен беренче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр укытабыз, шуңа да татар теле бәйгесенә балаларны әзерләүне үзебезнең бурычыбыз итеп билгелибез. Татар телен дә чит итмәүчеләр, кызыксынып өйрәнүчеләр бар, алар белән бәйгегә өстәмә рәвештә шөгыльләнергә туры килде”, дип сөйләде гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова. Укучылар үзләре укытучыларының буш вакытын алдан белешеп, өстәмә биремнәр алырга тырышканнар. Аеруча 10-11нче сыйныф укучыларына өстәмә дәресләр бирергә туры килгән. Аларда әдәбият дәресләре генә, татар теле керми.

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Диләрә Шәрипова өчен бәйге биремнәре чишелерлек. “Аларны инде дәресләрдә үттек. Мин укытучым Рәсилә Габдрахманова белән тагын дәресләрдән соң калып та шөгыльләндем. Шуңа да җаваплар бирүдә кыенлыклар юк. Дөрес, минем өчен әдәбияттан биремнәр авырырак”, дип аның сәбәбен дә аңлатты. “Язучыларның тормыш юлын да, әсәрләрен дә яхшы белергә, геройларны да истә тотарга кирәк”, диде Диләрә.

Ижау шәһәренең 55нче мәктәбендә күп еллар татар телен Рәмзилә Ганиева укыта. Бәйгедә 9нчы сыйныф балалары өчен биремнәрнең аеруча авыр булуына игътибар иткән. Сәбәбе – дәресләр рус мәктәпләрендә татар телен укыту програмы буенча алып барыла. Биремнәр исә - татар програмы нигезендә укучылар өчен. Шуңа да балаларга биремнәрне дә русчага тәрҗемә итеп аңлатырга туры килгән.

Диларә Шәрипова
Диларә Шәрипова

Тагын балалар өчен бер бирем авыр бирелә - бу тәрҗемә. Татар теленнән әсәрдән өзек – бик катлаулы җөмләләр белән. Әмма барлык балалар да биремнәрне эшләп чыкты. Тик ярыш-ярыш инде. Татар теленнән беренче урыннарда: 8нче сыйныф - Эльмира Гайнетдинова (6нчы гимназия, укытучысы Рәсилә Габдрахманова); 9нчы сыйныф - Алсу Мөхәммәтҗанова (10нчы мәктәп, Ижау шәһәре, укытучысы Фәридә Кашапова); 10нчы сыйныф - Диләрә Шәрипова (6нчы гимназия, укытучысы Рәсилә Габдрахманова); 11нче сыйныф - Рөстәм Нәфыйков (6нчы гимназия, укытучысы Гөлнирә Гафиева).

Әдәбияттан югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар: 8нче сыйныф - Алия Газизова (6нчы гимназия, укытучысы Рәсилә Габдрахманова); 9нчы сыйныф – Руслан Гафуров (Кистем урта мәктәбе, Балезино районы, укытучысы Алсу Касимова); 10нчы сыйныф – Лилия Касимова (Кистем урта мәктәбе, Балезино районы, укытучысы Алсу Касимова); 11нче сыйныф - Рөстәм Нәфыйков (6нчы гимназия, укытучысы Гөлнирә Гафиева).

Укытучылар киңәшә
Укытучылар киңәшә

Бу балалар февраль башында Казанда регионара бәйгедә катнашачак. Бәйгедә Можга шәһәреннән татар телен түгәрәкләрдә өйрәнүче балалар да катнашты. Шулай ук Балезино районының Кистем, Падера авыл мәктәпләреннән дә укучылар бар иде. Тик Юкамен районыннан укучылар быел юк – аларны алып килергә транспорт табылмаган.

Балалар бәйге биремнәрен эшләгән арада укытучылар да сөйләшеп алды. Апрель аена билгеләнгән “Туган телем – иркә гөлем” бәйгесенә кагыйдәләр эшләнгән, алар белән танышып, балаларны әзерләргә килештеләр.

Бәйге биремнәре
Бәйге биремнәре

Шулай ук 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан бирергә теләк белдергән. Үткән елда республика күләмендә татар теленнән ике дистәләп бала имтихан тоткан. “Быел да татар телен сайлаучы балалар гариза язды”, диде Балезино районы Падера авылы мәктәбе укытучысы Фәимә Касимова. Татарстан мәгариф министрлыгына имтиханнарны бирү өчен биремнәрне рус мәктәпләрендә татар телен укыту програмы буенча сорарга дигән карарга килделәр. Күпчелек мәктәпләрдә укыту шушы програм буенча алып барыла. Татар теленнән – диктант, әдәбияттан - телдән имтихан дигән фикергә килделәр мөгаллимәләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG