Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:46

Татарча мультфильмнар төшерү Татарстанда да, Башкорстанда да аксый. Әлегә мәсьәлә күпчелек очракта русчадан татарчага тәрҗәмә итү белән хәл ителә. Азатлыкка белгечләр татарча мультфильмнар төшерүдә туган проблемнарны барлады. Республикада белгечләрнең кадере юк, "Татармультфильм" монополист булганга, бу тармак үсми дип тә белдерә алар.

Балага татар теленә мәхәббәт бакчаларда, мәктәпләрдә түгел, ә гаиләдә иңдерелергә тиеш дигән фикер сеңдерелгәндә, милли рухта тәрбияләргә теләгән ата-ана төрлесен эшләргә тырыша. Балалар өчен төрле китаплар бар, әмма интернет, телевидение заманында балаларны гел китап белән генә кызыксындырып булмый, "ник татарча мультфильмнар шулкадәр аз?" дип уфтана.

Дөрес, татарча мультфильмнар бөтенләй үк юк түгел. "Татармультфильм" ширкәте Тукай әкиятләренә, шигырьләренә нигезләнеп мультфильмнар чыгарды, "Аксу" студиясе Ирҗан исемле малай маҗараларын да ясады. Аңа кадәр режиссер Рамил Төхвәтуллин да "Шүрәле" белән Муса Җәлил турында мультфильм ясап үзен сынап караган иде.

Әле күптән түгел генә "Тасма" студиясе Вәли исемле егетнең маҗараларының беренче бүлеген халык хозурына тәкъдим итте. Хәзерге вакытта "Аксу" студиясе тәрҗемә иткән "Союзмультфильм" чыгарган иске мультфильмнар да халык арасында популяр. Аларның тырышлыгы белән балалар яратып карый торган "Фиксиләр" дә татарча сөйли башлады. ТНВда "Робокар Поли"ны да ана телендә күрсәтә.

Аерым чыганаклардан билгеле булганча, "Татармультфильм" картиналарының һәрберсенең уртача бюджеты 3 миллион сум тәшкил итә. 10-15 минутлык фильм өчен бу акчаны аз дип әйтеп булмый. "Татармультфильм" сайтыннан күренгәнчә, алар елына 120 минутлык анимация әзерли. Барлыгы 80 мультфильм ясаганнар. Мультфильм сәхифәсенә 25 әсәр урнаштырганнар. Аның 19ы татар телендә.

Азатлык "Татармультфильм" берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев белән татарча мультфильмнар төшерү турында сөйләшергә теләгән иде, әмма ул әлегә матбугат чаралары белән аралашу стратегиясе эшләнмәде дигән сылтау белән баш тартты.

Тукай сериясе мультфильмнарының режиссеры Сергей Киатров Татарстанда күрше Башкортстанга караганда күбрәк мультфильм җитештерелүен әйтте. Әмма аны караучыга җиткерү системасы юк дип белдерде ул.

"Тукай әкиятләренә нигезләнеп төшерелгәннәре "ТНВ", "Мәйдан" каналларында башта күрсәтелде, хәзер юк. Аның татарча карарга теләүчеләр дә күп түгел бит. Әйтик, Мәскәүдә яшәүче татарлар белән очрашуда татарча мультфильм күрсәтә башлаган идек, русчаны куегыз дип сорадылар", диде Киатров Азатлыкка.

"Татармультфильм"га хөкүмәттән акчалар бүленсә дә, әти-әниләр сүзләренчә, республикада барысы да ах итәрлек, балаларны җәлеп итә торган мультфильм җитештерелмәде. Халыктан акча җыеп төшерергә ниятләнгән "Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмының да язмышы әлегә кадәр хәл ителмәгән.

Альбина Нәфигова
Альбина Нәфигова

Казан халыкара мөселман кинофестивале програм директоры Альбина Нәфигова бездә бу өлкәдә эшләүче белгечләр җитми дип белдерә.

"Бездә искитәрлек мультфильмнар юк. Дөрес, авторлар рәсемнәрне яхшырак ясый башладылар, ләкин, белгечләр аз булу сәбәпле, бу өлкәдә хәрәкәт ташка үлчим генә. Гомумән алганда, Татарстанда анимация белән шөгыльләнүчеләр дә юк бит. Ә кемнәр бу өлкәдә остара - алар йә Мәскәүгә, йә чит илгә китә. Бездә "Татармультфильм" монополиясе. Мондый вазгыять хөкем иткәндә анимация үсеш ала алмый. Әлеге өлкәдә ярыш, көндәшлек булса, үз урыныңны табар өчен яхшырак продукция ясар идең. Мөселман фестиваль чагыштырырга мөмкинлек бирүе белән отышлы. Ләкин чагыштыру әлегә безнең файдага түгел.

Башкортстаннан Рим Шәрәфетдинов иҗаты, мәсәлән, безнекеләрдән бер башка аерылып тора. Ләкин соңгы елларда ул да күренми башлады. Аның "Алдар һәм соры бүре" картинасы, чыннан да, мавыктыргыч. Тикмәгә генә Римның бу эше төрледән-төрле бүләкләрне җыеп алмады бит. Эшләрен "Ну, погоди!" га охшаган дип тә әйтәләр. Миңа калса, андый әйбәт картинаны шундый ук югары дәрәҗәдә кабатлый да алмыйлар әле. Күчермә ясап карыйлар, әмма бик начар килеп чыга.

Аз бюджетлы мультфильм ясаучыларга, әйтик, "Дора исемле кыз" картинасын төшерүчеләргә дә ихтирамым зур. Аларның омтылышы, теләге бар. Ләкин кызыксынучылар азчылыкта һәм аларны күрмиләр. Күрмәгәч, теләк тә сүрелә", ди Нәфигова.

Нәфигова сүзләренчә, Татарстанда мультфильм төшерүчеләр, мөмкинлек булуга карамастан, чит илләрнең әсәрләре күрсәтелгән чараларга да килми.

"Мир" кинотеатрында Лондон анимациясе көннәре оештырылды. Мин анда бер тапкыр да мультфильм ясарга теләге булганнарны очратмадым. Гади тамашачы бар, ә режиссерлар, рәссамнар юк. Анда бит дөньяда балалар өчен ничек, нинди ысуллар белән ясаганнарын күреп, өйрәнеп була. Анимация күп җирдә проблемлы өлкә ул. Хәтта без аларда бар да яхшы дип уйларга күнеккән якутларда да анимация шаккатарлык түгел. Якутлар эчке прокат системын җайга салулары белән отты. Тышкы прокатта алар да алдырып китә алмый әле", дип сөйләде Азатлыкка Альбина Нәфигова.

Продюсер Рөстәм Сәрвәров "Фиксиләр" проектның бюджеты 2 миллион сум тәшкил итүен һәм бу Татарстан республикасының телләр үсеше програмы нигезендә финансланды дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүген чит ил, Русия мультфильмнары белән көндәшлеккә чыдый алмыйбыз икән, һичьюгы аларда булганны сыйфатлы тәрҗемә итеп өйрәнергә кирәк.

"2 млн сум 60 серия өчен күп түгел. "Татармультфильм"ның бер анимациясе 3 миллион сум тора дип беләм. Үзегез чагыштырып карагыз. Яхшы мультфильм ясарга өйрәнү өчен тәрҗемә итү менә дигән форсат. ТНВда тәрҗемә ителгәннәр бер яки берничә тавыш белән сөйли. Болай кызык түгел. Тәрҗемә итү әсәрнең ямен җибәрергә тиеш түгел.

Без "Фиксиләр"не тәрҗемә иттек, сыйфатын бәяләделәр, яңа заказлар килде. "Маша һәм аю" авторлары безнең белән элемтәгә керде. Ләкин мин бу картинада әллә ни мәгънә күрмим. "Фиксиләр"нең авторларыннан телевидениедә күрсәтү хокукын да сатып алдык.

"Смешарики" мультфильмын тәрҗемә итү өчен килешү әзерли башладык. Шунысы кызык, "Смешарик" комиксын Түбән Кама районы егете Салават Шәйхенуров уйлап тапкан. Авторлар бар бездә, режиссер, рәссамнар да җитәрлек, систем юк, дәүләтнең кызыксынуы юк. Кызыксыну булса, балалар каналы да булган булыр иде. Шуңа күрә, татарча мультфильмнарны җитештерү авыррак бара", диде Рөстәм Сәрвәров.

Белгечләр, чыннан да, читкә китүне хәерлерәк күрә. 1990нчы еллар башында режиссер Гарри Сәйфетдинов "Су анасы" белән "Таңбатыр"ны иҗат итте, белгечләр аларны сыйфатлы мультипликацион фильм дип исәпли. Алар да үз вакытында телләрне үстерү програмы нигезендә төшерелде. Гарри әфәнде Азатлыкка үзенең ярты ел Казанда, ярты ел Европада яшәвен белдерде. Миңа Русиядә хәзер кызык түгел, ди ул.

"Миңа кадәр мультипликация юк иде, мин ясадым. Һәркем кулыннан килгәнне эшли ала бит. Тик исегездә тотыгыз: Русиядә талантның кадерен белмиләр һәм белмәячәкләр дә. Монда мәдәниятне аз-маз чамалаган кешеләр күптән юк ителде. Хакимияттә "плебейлар" утыра, алар сәнгатькә төкереп бирә. Аларга кино да, мультфильм да, сәнгать тә кирәкми. Чын мультфильмнар хакимияткә ошарга тырышучылар булганда туа алмый. Тәлинкә тоту монда һәрчак булачак", диде ул ачынып.

Гарри Сәйфетдинов бүген дөньяның иң оста 100 рәссамы исемлегенә кергән. Аның шәхси күргәзмәләре АКШта, Швейцариядә узган. Эшләре Парижның Луврына берничә мәртәбә куелган. Иң күренекле эшләре булып "Человек, который смеется" графикасы, "Фауст" комикс-трагедиясе санала.

"Монда минем кирәгем булмады. Көнбатышта мине аңлаучы, ярдәм итүче дусларым бар. Рәссам буларак, мин анда кирәк. Монда үз проблемнарыгызны үзегез хәл итегез инде", дисә дә ул, татар әкиятләренә комикслар ясауны дәвам итүен әйтте. Аларны аның социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрендә табып була.

Башкаларның хәлләре ничек?

"Тамыр" балалар каналының директоры Гөлназ Колсарина Азатлыкка Башкортстанда да хәлләрнең әллә ни мактанырлык түгел түгеллеген сөйләде.

"Мультфильм төшерүче бер-ике режиссер бар. Аларның да эшләре аз. Аз санлы продукция белән генә ихтыяҗны канәгатьләндереп булмый. Шуңа күрә элекке "Союзмультфильм" картиналарын үзебез тәрҗемә итәбез. "Маугли", "Бюро находок"... Заманча мультфильмнарга алынмыйбыз, тәрҗемә хокукын алу бик кыйммәт тора. Эшебез энтузиазмга корылган", ди Колсарина.

Кырымда беренче милли мультфильмны 2014 елда гына төшергәннәр. "Киң күңелле кырмыска" исемле мультфильмнан кырымтатар телендә башка әсәр юк.

Якутиядә кинематограф җиде аршынлы адымнар белән алга бара, милли мультфильмнары да бар, ди белгечләр. Алар халык әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән. "Олонхо" милли эпосына нигезләнеп ясалган мультфильм 3D форматында эшләнгән. Якутиянең иң зур кинотеатрларының берсе "Cinema-Center" генераль директоры Матвей Торговкин белдерүенчә, иң күп табышны мультфильмнар китерә икән. Якутиядә үзләре җитештергән кинопродуктны яратып карыйлар.

Казакъстанда мультфильм индустриясе табышлы тармакларның берсе булып санала. Беренче мультипликацион картина 1967 елда ук төшерелгән. Ул Амен Хәйдәровның "Ни өчен карлыгачның койрыгы ике тармаклы?" дип атала. Казакъларның көчле картиналары: "Аксак кулан", "Алдар-косе", "Дастархан" һәм башкалар. Казакъстан тәрҗемәгә дә зур игътибар бирә. Әйтик, Диснейның 2016 елда чыккан "Моана" мультфильмы инде казах телендә дә бара. Мультфильмнарны биредә дәүләт оешмалары да, шәхси студияләр дә төшерә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG