Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимов хөкем ителә. Иң мөһиме


Рамил Ибраһимов
Рамил Ибраһимов

Прокуратура вәкиле террорчылыкны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимовны өч елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Адвокат исә 50 кешенең гомерен өзгән Орландо һөҗүмен террор буларак бәяләргә кирәкми дип саный һәм Ибраһимовны штрафка гына тартуны сорый.

31 гыйнвар Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсендә террорчылыкны аклауда гаепләнүче Рамил Ибраһимов эшен караган чираттагы утырыш узды.

Ибраһимов – үткәндә күренекле тележурналист, "Эфир" телеширкәтенең хәбәрләр тапшыруы алып баручысы.

Узган җәйдә ул АКШның Орландо шәһәрендәге гей-клубта 50 кешенең атып үтерелүен хуплап Инстаграмда пост чыгарган иде. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

Прокуратура вәкиле Руслан Губаев Ибраһимовны Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") хөкем итеп, өч елга колониягә җибәрүне сорады.

Адвокат Ибраһимовны ничек яклый?

Ибраһимовны яклаучы – танылган адвокат Александр Коган. Беренче чиратта ул Орландодагы фаҗигане террор гамәле итеп күрмәскә чакырды, чөнки, беренчедән, ул Русиядә рәсми даирәләрдә ешрак һөҗүм буларак квалификацияләнде ди. Мәсәлән, адвокат Русия президенты Путинның АКШ президенты Обамага язган кайгы уртаклашу телеграмында теракт сүзен кулланмауны искә алды. Яклау фикеренчә, шушы нигездә 205.2 маддәсен куллану дөрес булмый. Шулай итеп Коган Ибраһимовны штрафка гына тартуны сорый.

Ибраһимов гаебен таныймы?

Сишәмбе утырышында хөкем ителүчегә дә сүз бирелде. Үзен тыныч һәм ышанычлы тоткан Ибраһимов гаепләү белән килешмәвен әйтте, ләкин хатасын танывын да өстәде. Ягъни, гаебен таныса, ул террорчылыкны аклау белән дә килешкән булачак. Хатасын ул бары тик әлеге постны урнаштыру фактында күрә. Аның фикеренчә, ул уйлап бетерелмәгән, хискә бирелеп эшләнгән дорфа хата булган. Шул ук вакытта, Ибраһимов һомосексуалистларга карата әле дә тискәре фикердә булуын искә алды.

Мәхкәмәдә Рамил Ибраһимов "хискә бирелеп" эш иткәнлеген белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Прокурор сораулары

Гаепләүче Губаев Ибраһимовка ул язган постны яңадан укып чыкты һәм өстәмә сораулар бирде.

– Дөрес "пацаннар" дөрес гамәлләр кыламы? – диде прокурор.
– Алар үз кагыйдәләренә нигезләнеп гамәл кылалар, – дип җавап бирде Ибраһимов.
– 50 кешене атып үтереп, ул дөрес гамәл кылганмы?
– Димәк, моның өчен аның ниндидер сәбәпләре булган.
– Дөрес пацаннар һомосексуалист була аламы?
– Юк. Ләкин кайчак моны яшерергә мөмкиннәр.

Адвокат: шешәдән җенне чыгарабыз

Утырыш ахырында адвокат Коган әлеге очракны җинаять дип танымаска чакырды. Аның фикеренчә, Ибраһимов "террорчылыкны аклау"да гаепләнеп хөкем ителсә, бу прецедентка әвереләчәк һәм башка охшаш очракларга юл ачарга мөмкин. "Бу очрак шешәдән җенне чыгарачак", ди адвокат.

1 февральдә мәхкәмә Ибраһимовның соңгы сүзен тыңлаячак. Шул ук утырышта аңа хөкем карары чыгарылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG